Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат автошиналар сату кагыйдәләре турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең «тимер аты» өчен аяк киеме сатып алырга булган. Кибет сатучысыннан шиннарны маркировкалау уңаеннан ачык җавап ишетмәгән. Бу сорау белән ул территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итте, анда аңа түбәндәгеләрне аңлаттылар.
2020 елның 1 ноябреннән Россиядә автомашиналар һәм автопокрышкалар белән сәүдә итүнең яңа кагыйдәләре кертелә: маркировкаланган товар белән генә сату итәргә була. 2020 елның 15 декабреннән маркировкаланмаган шиннар сату һәм аларны әйләнештән чыгару мөмкин түгел. Үзгәрешләр сатучыларга, шиномонтаж остаханәләре һәм ремонт станцияләре хуҗаларына кагыла.
Закон нигезендә эшләү өчен Data Matrix кодлары белән маркировкаланган шиннар сатарга кирәк. Әлеге кодлар буенча сатып алучы түбәндәге мәгълүматны ала: җитештерүче ил, җитештерү датасы, яраклылык вакыты, товарның техник характеристикалары турында.
«Гадел билге» махсус мобиль кушымтасы аша һәр сатып алучы әлеге кодларның әһәмиятен карый алачак. «Гадел билге» — товарларны кулланучылар хокукларын яклау өчен эшләнгән мәҗбүри маркировкалау системасы.
Процессның барлык катнашучылары – җитештерүчеләр, импортерлар, дистрибьюторлар һәм эшмәкәрләр – «Гадел билге» системасына һәм электрон документ әйләнешенә (ЭДО) тоташырга; онлайн-касса һәм электрон имза булдырырга; кодлар белән эшләү өчен махсус программалар урнаштырырга; 2D-сканер сатып алырга тиеш.
Система запрос буенча шиннарга кодлар әзерли һәм бирә, ә заказчы аларны ала һәм товарга ябыштыра. Сату һәм сатып буенча барлык документлар әйләнеше ЭДО аша башкарыла.
2021 елның 1 мартына кадәр шиналар һәм калган покрышкаларга маркировкалау ясалырга тиеш.