Актанышта район депутатлары ришвәтчелекне булдырмау һәм ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләрен сессиядә карады

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Актаныш район Советының  дүртенче  чакырылыш  дүртенче   утырышы ришвәтчелекне булдырмауда һәм ришвәтчелеккә каршы торуда район җирлегендә алыр барылган эшчәнлеккә багышланды.

Җирле үзидарә органнары эшендә коррупцион куркынычларны булдырмау турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской туры элемтәдә видеокүпер аша чыгыш ясады.

         Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы тору өлкәсендә федераль законны гамәлгә ашыру һәм профилактик эшчәнлек буенча һәр өлкә эшчәнлеге аерым чыгышларда анализланды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында 2020 нче елда үткәрелгән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, Коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны бозу мәсьәләләре буенча хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре, «Актаныш муниципаль районы дәүләт хакимияте органнарының һәм хокук саклау органнарының коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлеген оештыру, Коррупциягә каршы тору максатларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру, Конкурентлы сатып алуларны оештыру һәм коррупцияне булдырмау максатларында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар бүлеге эшчәнлеге, Актаныш районы үзәк дәваханәсендә коррупциягә каршы һәм башка хокук бозуларны кисәтү буенча җентекле чыгышлар тыңланды, фикер-тәкъдимнәр әйтелеп, катгый карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International