РАББАНИ НУРГАЛИЕВ КӨРӘШ БУЕНЧА РОССИЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА, ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАП, БЕРЕНЧЕ УРЫНГА ИЯ БУЛДЫ

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

5 –7 декабрь көннәрендә Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан данын узган ел республика чемпионатында һәм быел Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшчеләр яклады. Ярышларда Татарстан егетләренә тиңнәр табылмады.

Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча, киләсе елга узачак дөнья чемпионатында, Россия командасы данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланырга тиеш иде. Ун үлчәүнең тугызында җиңү яулап, Татарстан егетләре бүген үк үз урыннарын алып куйды дияргә була.

Җиңүчеләр арасында Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синякаев, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин  кебек көрәшчеләребез бар.

Шунысы сөенечле, райондашыбыз Раббани Нургалиев көрәш буенча Россия чемпионатында дәрәҗәле беренче урынга лаек булды. Ул 60 килограмм авырлыкта җиңүче булып танылды.

Раббани Нургаливны ихлас күңелдән барлык Актаныш районы халкы исеменнән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International