“ИТК” оешмасы төзүчеләре беренчеләрдән булып Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Коллектив егетләре күмәк төстә 57 бистәнең тавын төзи. Боз тавы инде өеп куелган. Кырыйларын дивар белән ныгытып чыгасы калган. Култыкса-диварны боз блоклардан ясыйлар. Карлы-сулы катнашма измә ролен үти. Төп чимал- Агыйдел бозы. Анысын “ИТК” оешмасына ярдәмгә килгән икмәк кабул итү предприятиесе егетләре кисеп бирә. Идел бозын ватмыйча алып кайту бер хәл, әле аны дөрес үлчәм белән төзелеш материалына әйләндерәсе бар. Анысын иң оста куллы төзүчебезгә ышанып тапшырдык, ди җитәкчеләр.
57 нче бистәдәге боз тавына ел саен бистәдә яшәүчеләр генә түгел, бар Актаныш халкы, район үзәгенә якын авыллардан да машиналар белән киләләр. Гаиләләр, дуслар-туганнар өчен мул табын артында сыйланганнан соң рәхәтләнеп саф һавада ял итү урынына әйләнде әлеге боз тавы.
Быел да бәйрәм ялларында бала-чага рәхәтләнеп уйный алсын, Яңа елны каршылаган мизгелләр ел буена җитәрлек истәлекләргә бай булсын дип тырыша “ИТК” егетләре.