ЧЫРШЫ КИСҮ КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘРГӘ МӨМКИН

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан һәр гаилә бәйрәм мәшәкатьләре белән яши башлый. Өй түренә яшел чыршы куеп, аны алтынсу шарлар, төсле тамчылар, җем-җем утлы гирляндалар белән бизәү могҗизалы бәйрәмгә әзерлекнең беренче этабы. Каршысына басып шигырь сөйләгән балаларыбызның чыршы астыннан бүләк табып алуларын карап үзең дә Яңа елның тылсымына ышанасың, җир йөзендә әкият барлыгын тоясың.

 Яңа ел алдыннан күпләр уйлана торгандыр, быел чыршының кайсын куярга- ясалманымы, әллә урманнан алып кайткан хуш ислесенме?

Актаныш урманчылыгының участок җитәкчесе Альберт Гардиханов “Райондашларның теләкләрен кичә, 8 декабрь көнне Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчелегенә юлладык, тиздән Актаныш базарында үзебезнең район территориясендә үскән чырышыларны сата башлаячакбыз,”-диде. Бәяләргә килгәндә, чыршыга хак аның озынлыгына карап куелган: 1 метрлы чыршы 330 сум, 2 метрлысы 560 сум, 3 метрлысы 1080 сум, 4 метрлысы 1440 сум, 5 метрлысы 1640 сум. Оешма -предприятиеләр Минзәлә урман хуҗалыгына чыршы сорап гаризаларын юллый ала.

Бәйрәм күңелле тәэсирләр генә калдырсын дисәгез, һич кенә дә урманга балта күтәреп бара күрмәгез, чыршы кисү сезнең өчен бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Мәсәлән, 1 метрлы чыршыны киссәгез, 330 сумлык бәя 100гә тапкырлана, шушы сумма штраф күләмен тәшкил итә, ягъни 33 мең сум.

Табигать байлыкларыннан бушлай файдаланырга яратучылар һәрчак табыла. Чыршыларны законсыз кисүгә чик кую өчен урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсенә буенча ел саен "Чыршы" операциясе үткәрелә. 20 декабрьдән 31енә кадәр урман массивларында урманчылык хезмәткәрләре патрульлек итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International