ХАКАТОН АКТАНЫШНЫ ЦИФРЛАШТЫРУГА ЭТӘРГЕЧ БУЛЫРМЫ?

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

    Актаныш районында IT юнәлеш әллә ни алган киткән дип булмый. Мәктәп укучылары IT технологияләрне бары информатика дәресендә генә үзләштерә. Берничә мәктәптә "Робототехника" түгәрәкләре эшли. Кулларындагы телефон-айпадлар аша виртуаль дөньяда һәркем үзенчә йөзә. Актаныш гимназиясе @aktanysh_gimnaziya заманча фикерләүче яшьләрне бер түбә астына туплап, аларның цифрлаштыру өлкәсендәге гыйлем-белемнәренә дөрес юл күрсәтүне максат итеп куйган. "Хакатон" бәйге форматына җыелу беренче башлангыч.

АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ НИК АКРЫН?

"Хакатон" "хакер" һәм "марафон" сүзләреннән алынган. Хакатонда катнашучы кыска гына вакыт эчендә нинди дә булса мәсьәләне чишәргә тиеш. Бүгенге хакатон "Актанышта мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру проблемасы" темасын колачлады. Укучыларга бер сәгать дәвамында авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина яисә башка тармакларны цифрлы технологияләр аша таныту, эшчәнлеген оештыру буенча цифрлы продукт уйлап табу бурычы куелды.

КАДЕТЛАР БИРЖАНЫ ЦИФРЛАШТЫРА
Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары хезмәт биржасына электрон рәвештә язылып эшкә урнашу мөмкинлеген күрсәтте. Бу проект белән хөкүмәткә эшсезлек проблемасын чишәргә булышачакбыз, диде авторлар.

Гимназия директорының цифрлаштыру буенча урынбасары Фирзәр Әюпов бу бәйгенең район өчен мөһимлеген ассызыклады, иң яхшы эшләрне район җитәкчеләренә юллаячакбыз дип белдерде.

Хакатонда гимназия командасы белән бергә Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, кадет мәктәбе, Югары Яхшый мәктәбе укучылары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International