Физкультура- кеше сәламәтлеген саклауга һәм аның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән дисциплина. Әлеге предмет буенча соңгы елларда олимпиадалар даими уздырыла. Теория, җиңел атлетика, гимнастика өлешләре буенча баллар куела. Гимнастиканы спорт мәктәбе остазлары Данилә Кәрәмова, Гөлнара Мортазина, Зөһрә Хуҗина, җиңел атлетика буенча белем һәм күнекмәләрне Илмар Исламов, Раил Гыйльфанов, Ирек Мөхәммәтов бәяләде. Жюри составына район мәгариф идарәсе рәхмәт белдерә.
Быелгы олимпиадага район мәктәпләреннән 145 укучы катнашты, алар арасыннан 60 укучы җиңүче һәм призер буларак хөрмәтләнде. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева укучыларны котлап дипломнар тапшырды, республика этабында чыгыш ясаячак укучыларга уңышлар теләде.