БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘ: Актаныш районындагы приютта 11 сукбай этне стерильләштерделәр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Киров авыл җирлегендә сафка басып килгән сукбай этләр өчен приютта бүгенге көнгә кырыклап маэмай исәпләнә. Приют ачылган мәлдә халыкның әлеге “заманча” яңалыкка карашы төрлечә булса да, ул үзенең кирәклеген раслап килә. Кыска гына вакыт эчендә Илназ Мәгъданов дүрт дистәдән артык этне урам тормышыннан коткарган дигән сүз бу. Әлбәттә, киң күңелле райондашларыбызның ярдәменнән башка әлеге хезмәтне башкару җиңел булмас иде.


Салкын кышка аяк баскан чорда приютка сукбай этләр өстәлеп тора. Илназ әфәнде билгеләп үткәнчә, соңгы арада бирегә килеп эләккән хуҗасыз этләр Пучы, Актаныш җирлекләреннән. Кировтан да берничә сукбай эт шушы приютның түбәсе астына сыенган.


Кызганычка каршы, сукбайларны приютка урнаштыру гына аларның үрчү проблемасын чишми. Эт дигән хайван хуҗалы булса да, “эт тормышында” яшәсә дә, үз кавемен арттырып тора. Барлык тере затлар кебек үк, аларда да нәсел дәвам итү инстинкты бар һәм ул гомер буе саклана. Мисал өчен, дүрт аяклы дусларыбыз елына ике мәртәбә 7-8әр бала китерә ала. Көчекләр исә бер елдан инде үзләре дә нәсел калдырырга сәләтле булып җитешә.


Эт кавемен арттырмауның бердән-бер гоманлы юлы – ана этләрне стерильләштерү. Ә бу, билгеле булганча, шактый чыгымлы эш. Бер этне шул рәвешле “чистарту” якынча 3 500 сум чамасына баса.


Шушы көннәрдә Илназ Мәгъданов җитәкләгән приютта да этләрне стерильләштерә башлаганнар. 11 ана эт әлеге процедураны уңышлы гына үткән. Приютның шушы чыгымлы эшкә алыну нигезендә дә сукбай эт-көчекләрнең санын арттырмау ята. Стерильләштерү процедурасын Илназ Мәгъдановның Яр Чаллы шәһәрендәге дусты – ветеринар башкара. Чыгымнарны исә приют хуҗасы үз хисабыннан каплый. Хәер, монда да сукбай этләр хуҗасы олы йөрәкле кешеләргә рәхмәтләрен җиткерә.


“Приют ачылганнан бирле көн саен без райондашларыбызның, дус-ишләрнең ярдәмен тоеп торабыз. Алар ризыклата да, акчалата да ярдәм кулы суза безгә. Ярма, коры ризык, май алып килүчеләр, эт оялары ясап китерүчеләр, безнең хисапка акча күчерүчеләр бик күп. 300 сум күчерүчеләр дә, мең сум күчерүчеләр дә бар. Хәер булсын, дигән сүзләр белән килә ярдәм. Менә шулай тамчыдан күл җыябыз. Акчалар, нигездә, этләрне туендыру өчен тотыла. Шулай да стерильләштерү өчен кирәк булган сумманың бер өлешен шушы акчалар белән капладык. Чиксез зур ярдәм бу безнең өчен!”, - ди Илназ әфәнде.


Стерильләштерүнең иң зур файдасы – процедураны үткән ана этләрнең дә кабат хуҗалы булу мөмкинлеге бермә-бер арта. Гомумән, приюттан этләрне өйгә алып китү очраклары ешайган. Көн аралаш диярлек бер эт (көчек) яңа хуҗа таба.


“Дүрт аяклы дус эзләп безгә мөрәҗәгать итүчеләргә этләрне сөенә-сөенә бушка биреп җибәрәбез. Иң мөһиме, хуҗа белән эт чып-чынлап дуслашсын. Адәм заты тарафыннан янә хыянәткә дучар булмасын иде хайваннар. Шуңа игътибар итәм - эт артыннан килүчеләр беркайчан да буш кул килми, приютта каласы маэмайларга күчтәнәч тотып килә андыйлар. Ничек сөенмисең инде!” – дип елмая Илназ Мәгъданов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International