АКТАНЫШ ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНӘ: Бәйрәм көнен якынайтып, боз кисәләр егетләр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Яңа елга 20 көн вакыт калып бара. Бу көннәрдә карлы, чыршылы, Кыш бабайлы бәйрәмгә әзерлек хәрәкәте сизелерлек активлашлашты. Актаныш үзәге быел да Яңа елны зур әзерлек, матур бизәлеш белән каршы алачак. Халык күпләп йөри торган мәйданнарда, гадәттәгечә, боздан корылмалар, шугалаклар, лабиринтлар сафка басачак. Бизәп эшләнгән боз капкалары да Актанышка бәйрәм рухы, ямь өстәячәк.

Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бензин пычкысы белән кискән боз блокларын “Актаныш юллары”, ИТК, ПМК кебек оешмалар алдан билгеләнгән мәйданнарга ташый.

Райондашларыбыз боз шәһәрчеген әкият иленә әйләндерү өчен тырышып эшлиләр, кырмыскалар кебек һәркайсы хәрәкәттә биредә. Әле бу эшкә шушы атнадан гына ныклап тотынсалар да, инде боз блоклары шактый тупланган.

- Бозның калынлыгы 30-35 сантиметр. Бозны бензин пычкылары белән кисәбез, әзер бозны махсус җайланмалар белән алабыз. Беренче ел гына эшләмибез бит, шулай булгач саклык чаралары да, эш техникасы да таныш, - ди, егетләр үзләре.

В целях предупреждения и профилактики нарушений правил эксплуатации мототехники, движущейся по дорогам общего пользования, приказом Управления по надзору за техническим состоянием самоходной и другой техники Республики Татарстан на период с 7 по 26 декабря 2020 года объявлена операция «Снегоход – 2020».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International