ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ИҢ ЯХШЫ БЕЛҮЧЕ УКУЧЫЛАР БИЛГЕЛЕ: Бүген Инглиз теле фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр(+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә инглиз теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Кичә 11 декабрь көнне инглиз теленнән олимпиадада район мәктәпләреннән 117 укучы катнашты. Ачыклап әйткәндә IV сыйныфлардан 21, V-VI сыйныфлардан 46, VII-VIII сыйныфлардан 37, IX-XI сыйныфлар буенча 13 укучы чит телне бик яхшы белүдә көч сынашкан.

Җиңүчеләрне игълан итәр алдыннан олимпиада комиссиясендәге укытучылар һәрбер бирем буенча укучыларның эшләренә анализ ясады. Хаталар өстендә эш алдагы елларда
Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына мактау кәгазьләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International