16-21 ноябрь көннәрендә Сарман аграр көллияте базасында «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Чараның тантаналы ачылышында флагны күтәрү хокукы әлеге чемпионатның челтәр этабы җиңүчесе - Актаныш технология техникумының дүртенче курс студенты Искәндәр Хабибуллинга бирелде.
Чемпионатта төбәк чемпионатының челтәр этабы җиңүчеләре һәм призерлары - түбәндәге уку йортлары вәкилләре катнашты: Актаныш технология техникумы, Зәй политехника көллияте, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Сарман аграр көллияте, Саба аграр көллияте. Алар биш модуль буенча ярыштылар: “Электр җиһазлары һәм электроника”, “Двигатель”, “Механик привод”, “Гидравлика” һәм “Сөрү агрегатын комплектлаштыру".
Экспертларның гомуми фикере буенча, конкурсантлар һөнәри компетенцияләр буенча яхшы белемнәр һәм күнекмәләр күрсәтүгә ирешкән. Шунысы сөенечле, эксперт советы әгъзалары тарафыннан куелган балларны санау нәтиҗәләре буенча, “авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү " компетенциясе буенча җиңүче итеп райондашыбыз, Актаныш технология техникумының дүртенче курс студенты Искәндәр Хабибуллин (остазы Ринат Габдуллин) танылды. Шул рәвешле Актаныш технология техникумы “Яшь профессионаллар-WorldSkills Russia” чемпинатының челтәр этабындагы уңышын кабатлап кына калмады, ә Идел буе федераль округы сайлап алу этабында катнашу хокукына ия булды. Тәбрик итәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
ИСКӘРТЕП ҮТӘБЕЗ: 18 ноябрьдә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты тантаналы төстә ачылды. Татарстан Республикасында Чемпионат 2020 елның 16 ноябреннән 18 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы чемпионат циклы ярышлары 238 компетенция буенча уза. 143 компетенциядә 16 яшьтән 22 яшькәчә студентлар катнашса, 95 компетенция буенча 16 яшьлек һәм аннан да кечерәк мәктәп укучылары - WorldSkills юниорлары көч сынаша.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы формалаштырылачак, ул киләсе елның июлендә Уфада узачак милли чемпионат финалында республика данын яклаячак.
Айдан артык вакыт эчендә конкурс мәйданчыкларында 1800 дән артык конкурсант ярыша, ә аларның һөнәри осталыгын 1700дән артык эксперт бәяли. WorldSkills чемпионаты - сайлаган һөнәр буенча беренче адымнарын ясаучылар өчен уникаль мәйданчык. Ул - яшь белгечләргә һөнәри үсеш мөмкинлеге бирә торган иң дәрәҗәле ярыш.