АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА “КАР ЧАНАСЫ” («СНЕГОХОД») ОПЕРАЦИЯСЕ СТАРТ АЛДЫ: Илдус Хәкимов: “Кар чаналары югары дәрәҗәдәге куркыныч чыгынагы булып тора”

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Төрле юллардан җилдерүче моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуны булдырмау һәм профилактикалау максатларында, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең боерыгы нигезендә, 2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда “Кар чанасы – 2020” («Снегоход») операциясе игълан ителде.


САН: Быелгы кышка Актаныш районы 30 берәмлек кар чанасы белән керә. Аларның 21е техник карау узган. Калганнары контрольдә һәм ел ахырына кадәр тикшереләчәк.


"Кар чанасы-2020" операциясе беренче чиратта аңлату характерына ия. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә, гражданнарга юлда куркынычсыз йөрүнең гамәлдәге кагыйдәләрен искәртүгә, техника турында мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән.


“Кар чанасы - бик куәтле машина, аның тизлеге сәгатенә 100 км артып китәргә мөмкин. Ул югары дәрәҗәдәге куркыныч чыгынагы булып тора һәм йөрткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә. Кар чанасы урамнардан һәм уртак файдаланудагы юллардан йөрү өчен билгеләнмәгән. Шулай да башка транспорт чаралары йөри торган юллардан йөргәндә әлеге техника хуҗасы юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынырга, андагы таләпләрне катгый рәвештә үтәргә бурычлы”, - дип искәртә бу уңайдан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов.

"Кар чанасы" профилактика операциясе барышында дәүләт инженер-инспекторлары тарафыннан ачыклана торган төп тәртип бозуларның берсе булып билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән мототранспорт чараларын эксплуатацияләү тора. Күп кенә хуҗалар техниканы вакытында теркәтүне кирәк тапмыйлар. Ахыр чиктә, үзләрен административ җаваплылыкка тарткач, теркәлү процедурасын барыбер узарга туры килә. Ләкин бу очракта, гражданин салынган штрафларны да түләргә мәҗбүр була.


Илдус Мәхиян улы искәртеп үткәнчә, кар чанасын сатып алу белән теркәтергә, елга бер мәртәбә техник карау уздырырга кирәк. Кар чанасы белән идарә итү өчен «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы кирәк. Операция барышында инженер-инспектор нәкъ менә мототранспорт чараларының теркәлү кагыйдәләре үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны йөртү өчен кирәкле документларның булу-булмавын тикшерәчәк. Ә инде операция барышында ачыкланган закон бозучыларга карата җитди чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International