ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

      Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев пандемия вакытында эшләүдән туктап торган гомуми мунча эшчәнлеге белән танышты. Социаль яктан әһәмиятле оешманың кирәклеге халык фикере аша яхшы аңлашылды, социаль челтәрләр битендә юыну өчен мунчага мохтаҗ икәнлеген язучылар соңгы арада күбәйгән иде. Халык зарын район җитәкчелеге ишетте. Шәхси эшмәкәр Илүс Ярмиев гомуми мунчаны төзекләндереп куллануга тапшырды. Инде узган атна шимбә һәм якшәмбесендә парланып мунча керергә яратучылар  беренче кызуны тикшереп карады. 

Шактый озак ялдан соң, ниһаять, Актаныштагы гомуми мунча халыкка кабат хезмәт күрсәтә башлады. Аеруча өлкән яшьтәге абый-апалар “юксынган” иде үзәктәге мунчаны, бу нисбәттән борчулы сораулар район җитәкчелегенә дә даими юлланып торды.

22 декабрь – Энергетиклар көне. Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез предприятиеләргә һәм оешмаларга, мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына берөзлексез энергия бирүне тәэмин итәсез, райондашларыбызның йортларына яктылык бүләк итеп, рәхәтлек, уңайлылыклар тудырасыз.


 

Шамил Закиров исемендәге XX “Идел-йорт” юбилей төбәкара театр коллективлары бәйгесе Актаныш актерлары өчен аеруча уңышлы булды. Фәлхә Гыйниятуллин әсәре буенча куелган “Җир белән күк арасында” спектакле өчен Актаныш районы Киров халык театры Гран-прига лаек булып, 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Иске Сәфәр халык театры бәйгенең II дәрәҗә лауреаты булып танылды һәм 75 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде. Шулай ук  “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” спектаклендә Хаммат роле өчен Иске Сәфәр халык театры актеры Әлфис Әхмәтшәрипов җиңүче булды.Шамил Закиров исемендәге XX “Идел-йорт” юбилей төбәкара театр коллективлары бәйгесе Актаныш актерлары өчен аеруча уңышлы булды. Фәлхә Гыйниятуллин әсәре буенча куелган “Җир белән күк арасында” спектакле өчен Актаныш районы Киров халык театры Гран-прига лаек булып, 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Иске Сәфәр халык театры бәйгенең II дәрәҗә лауреаты булып танылды һәм 75 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде. Шулай ук  “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” спектаклендә Хаммат роле өчен Иске Сәфәр халык театры актеры Әлфис Әхмәтшәрипов җиңүче булды.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш районының Байсар территориясендә шундый метан  станцияләренең берсе  эшли башлады. Берьюлы республиканың дүрт  районында:  Актаныш, Зәй, Минзәлә, Норлатта яңа объектны ачу тантанасы үтте. Әлеге проект Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында тормышка ашырыла.

    Иске Байсар авылы янындагы метан газы ягулык станциясе М-7 трассасына урнашкан, хуҗасы- Иске Байсарда туып-үскән эшмәкәр, "КАМАТРАНСНЕФТЬ" ҖЧҖ директоры Рәдис Һашимов. Рәдис Мөбарәк улының шушы урындагы тагын бер ягулык станциясе инде күптәннән автомобиль йөртүчеләргә хезмәт күрсәтә, анысы бензин һәм пропан газы тәкъдим итә. Метан газы исә халык ияләшкән ягулыклардан күпкә аерыла. Бәясе шактый түбән, куб метры 19 сум 2 тиен. Зур йөк машиналарының газ тутыру микъдары- 200 куб, җиңел машиналарныкы азрак күләм сыйдырышлы. Икенче бер өстенлек- метан газында зарарлы матдәләр аз. Экологик яктан чиста, әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз метан газын җитештерү, станцияләрен төзү өчен дәүләт тарафыннан субсидия бирелә.

Ташучы (башкаручы) сыйфаты килешүгә туры килгән хезмәт күрсәтергә бурычлы. Башкаручы законда билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә туры килә торган хезмәт күрсәтергә тиеш («кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы РФ Законының 4 статьясы - алга таба Закон).

Бүген мәркәзебезнең Г.Камал театры сәхнәсендә Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт 2020” театр коллективларының XX төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

           Актанышның нәкъ үзәгендә, район хакимияте бинасы мәйданында Яңа ел чыршысын кора башладылар. Чыршыны “Теплосервис” оешмасы егетләре урнаштыра. Быелгы яшел чибәркәй югары технологияле, җем-җем утлар чыршы ылысларының үзендә, махсус программа буенча төсле тамаша күрсәтергә сәләтле. Утлар төрле төсләргә күчәчәк, шул рәвешле матур визуаль эффектлар тудырылачак. 
           Үзәк чыршыны ачу тантанасы 25 декбрь көненә планлаштырыла.

 Актаныш районы авыл җирлекләре арасында ай буена дәвам иткән волейбол ярышлары тәмамланды. Волейбол чемпионатының җиңүчесе- Актанышбаш авыл җирлеге командасы. II урында- Киров авыл җирлеге, III урында- Чалманарат авыл җирлегенең туп чөючеләре. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җиңүче командаларга кубоклар, һәр волейболчыга медальләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International