Актаныш районы авыл җирлекләре арасында ай буена дәвам иткән волейбол ярышлары тәмамланды. Волейбол чемпионатының җиңүчесе- Актанышбаш авыл җирлеге командасы. II урында- Киров авыл җирлеге, III урында- Чалманарат авыл җирлегенең туп чөючеләре. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җиңүче командаларга кубоклар, һәр волейболчыга медальләр тапшырды.
Җиңүгә кадәр әлеге волейбол командалары Иске Байсар, Киров, Татар Суыксуы, Актаныш зоналарында үткәрелгән уеннарда көндәшләрен отты. Бүген иртәнге ун сәгатьтә “Батыр” спорткомплексында һәм технологик техникум спорт залында ярымфинал ярышларында янә сигез команда финалга чыгу өчен көч сынашты.
Финал уеннарын район башлыгы Энгел Фәттахов та күзәтте: “Быел үзенчәлекле ел. Волейбол ярышлары авыл халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарта торган чараларның берсе. Коронавирус авыруы кебек афәтне без даими хәрәкәттә булып, физкультура белән шөгыльләнеп кенә җиңә алабыз. Язгы чәчү, көзге урып-җыю чорыннан соң районда бик күп спорт чаралары үткәрелә. Күптән түгел районның оешма-предприятиеләре арасында волейбол ярышлары узды, шулай ук авыл җирлекләренең барысы да диярлек командалар куйды, рәхмәт аларга. Алда Яңа ел каникуллары. Бу ункөнлектә дә спорт чараларын күпләп оештырырга уйлыйбыз: татарча көрәш, чаңгы ярышылары, өстәл теннисы, бадминтон. Районыбызда яшәүче бар халыкны сәламәт яшәү рәвешенә чакырып калам”,- диде ул.
Командалар гына түгел, аеруча матур уен күрсәткән волейболчылар да хөрмәтләнде. "Иң яхшы сакчы" исеменә Фәрхәт Ризванов (Чалманарат), "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә Дмитрий Акимов( Киров) , "Иң яхшы берләштерүче" исеменә Илгиз Газетдинов (Актанышбаш) лаек булды. Энгель Нәвап улы иң өлкән уенчы, ветеран спортчы, Киров авыл командасыннан Ильяс Мортазинга волейбол тубы тапшырды.