Шактый озак ялдан соң, ниһаять, Актаныштагы гомуми мунча халыкка кабат хезмәт күрсәтә башлады. Аеруча өлкән яшьтәге абый-апалар “юксынган” иде үзәктәге мунчаны, бу нисбәттән борчулы сораулар район җитәкчелегенә дә даими юлланып торды.
Ниһаять, узган атнадан мунча яратучылар өчен гомуми юыну урыны үз ишекләрен ачты. Моңа кадәр район үзәгендә урнашкан җәмәгать мунчасы социаль объект булып исәпләнә иде, ягъни ул халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешендә эш башкарды. Хәзер исә әлеге объект районыбыз эшмәкәре Илүс Ярмиев җаваплылыганда.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев үзәктә урнашкан җәмәгать мунчасында булып, аның эшчәнлеге белән танышты.
Җәмәгать мунчасы халыкка атнаның ике көнендә (шимбә, якшәмбе) хезмәт күрсәтә. Эш сәгатьләре көндезге 12:00дән кичке 18:00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне мунча сихәтен ир-атлар алса, якшәмбе көнне юынырга хатын-кызлар килә. Хәтта якын-тирә авыллардан такси яллап килүчеләр дә бар икән. Мунча керүнең бер сәгате зурлар өчен 170 сумны тәшкил итә, балалар өчен бу бәя 110 сум. Әгәр кеше бер сәгатьтән артык юынса, түләү, билгеле, өстәп алына.
Җәмәгать мунчасында шартлар зарланырлык түгел. Берьюлы ике дистә кеше юынып, сихәләнеп чыга ала биредә. Үз пиннегең, мунчалаң белән килү дә рөхсәт ителә. Әгәр дә андый мөмкинлегең булмаса, рәхим ит, мунча кирәк-ярагын урында ук сату оештырылган.
Биредә эшләүче хезмәткәр Рәзилә Садыйкова билгеләп үткәнчә, халыкта мунчага ихтыяҗ һәрвакыт булды һәм ул бүген дә бар. Нигездә, мунчага бер килгән кеше даими йөри. “Без аларны танып-күреп беләбез. Мунчага килүчеләр канәгать кала, һәрвакыт якты йөз белән исәнләшеп керәләр, рәхмәтләрен әйтеп, сихәт алып кайтып китәләр”, - ди ул.
Узган атнада шимбә мунчасына алты ир-ат килгән, якшәмбе мунчасы 16 хатын-кызны кабул иткән. Шулай да мунча җитәкчелеге килүчеләр артыр дигән өметтә, әлегә аның эшли башлаганын юньләп ишетми генә торалардыр.
Һәр җәмәгать объектындагы кебек, Актаныш мунчасының да үз кагыйдә-таләпләре бар. Мунчага килүчеләр аларны төгәл үтәргә бурычлы. Мунчада кырыну, чәч буяу, тырнак кисү кебек гамәлләр катгый тыела. Шулай ук спиртлы эчемлек куллану да рөхсәт ителми.
Рәхәт итеп мунча керәсе килгән һәркем өчен актмунчаның ишекләре ачык. Шәхси кулларга күчкәч, Актаныш мунчасы заманча яңарыш кичерер дигән өмет тә юк түгел. Иң мөһиме, аңа ихтыяҗ югалмасын. Ихтыяҗ булып торганда, ул канагатьләндереләчәк.