БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актаныш районында автомобильләргә метан салу өчен компрессор станциясе ачылды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан территориясендә  бүген егерме урында автомобильләргә газ тутыру өчен компрессор станциясе эшли.

Бүген Актаныш районының Байсар территориясендә шундый метан  станцияләренең берсе  эшли башлады. Берьюлы республиканың дүрт  районында:  Актаныш, Зәй, Минзәлә, Норлатта яңа объектны ачу тантанасы үтте. Әлеге проект Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Әлеге станция якташыбыз, Иске Байсар авылы егете, “Каматранснефть” ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Хәшимов ярдәме белән сафка басты.

М-7 федераль трассасында урнашкан компрессор станциясе автомашиналарга метан ягулыгы салу буенча хезмәт күрсәтәчәк.  Метанның төп өстенлеге - түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары.

Ачылыш тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов, “Каматранснефть” ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Һашимов, “Газстройсервис” җәмгыяте җитәкчелеге, хуҗалык рәисләре, җирлек башлыклары, ягулык салу станциясе җитәкчеләре катнашты.

Метан станциясе ачылу Актаныш районында газ ягулыгына эшләүче машиналар санын арттырыр дип фаразлана.  Мондый  заманча яңалыкны  аеруча авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре отышлы файдаланыр дип көтелә.

Газ тутыру станциясе иң заманча технологик җиһазлар һәм сервис хезмәтләре белән җиһазландырылган.

Тантаналы ачылыш чарасында заманча станция төзүдә үз хезмәтләрен куйган оешма коллективлары, шәхси затлар хөрмәтләнде. Район башлыгы Энгель Фәттахов, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, “Каматранснефть” ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Мөбәрәк улына Мактау Грамотасы тапшырды.  Шулай ук хезмәтләре белән хөрмәткә лаек затларга Энгель Нәвап улы Рәхмәт хатларын юллады.

“Каматранснефть” ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Һашимов та җәмгыять исеменнән район җитәкчелегенә, станция төзүдә үз хезмәтләрен куючыларга рәхмәтен белдерде. Якташыбыз район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт хаты тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International