Шамил Закиров исемендәге XX “Идел-йорт” юбилей төбәкара театр коллективлары бәйгесе Актаныш актерлары өчен аеруча уңышлы булды. Фәлхә Гыйниятуллин әсәре буенча куелган “Җир белән күк арасында” спектакле өчен Актаныш районы Киров халык театры Гран-прига лаек булып, 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Иске Сәфәр халык театры бәйгенең II дәрәҗә лауреаты булып танылды һәм 75 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде. Шулай ук “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” спектаклендә Хаммат роле өчен Иске Сәфәр халык театры актеры Әлфис Әхмәтшәрипов җиңүче булды.
Әлеге тантана театр сәнгатен сөючеләр өчен аеруча истәлекле вакытта татар театрының туган көне-114 ел тулу алдыннан оештырылды. Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, 2021 нче җанисәп елында конгресс Киров халык театры коллективының татарлар яши торган Россия төбәкләре буенча гастрольләрен оештыруны үз өстенә ала,диде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов республиканың иң күп татарлар яши торган Актаныш төбәгендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамленең татар дөньясы өчен хезмәт итүен әйтте. “Татар дөньясына шәхесләрне без дә бирмәсәк, кем әзерләр?”,-диде ул. Актаныш районында 26 авыл җирлеге бар, аларның һәрберсендә театр коллективлары оешып, ел саен театр фестивалендә катнашалар. Соңгы вакытта райондагы оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә спектакльләр әзерли. Шулай итеп театр коллективлары 50 дән артып китә. Актанышта муниципаль театр төзелү, тиздән Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән аның дәүләт театры статусы алуы районыбызда театр сәнгатенең тагы да үсешенә китерәчәгенә тулы ышаныч бар.
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов якташлары белән горурлануын әйтеп, Киров халык театрына Актаныш якташлык җәмгыятенең медален тапшырды.
Тантана ахырында Киров халык театры актерлары тарафыннан “Җир белән күк арасында” спектакле күрсәтелде.