ХӘЗЕР ҖИҢЕЛ ПАР БЕЛӘН ДИЯРГӘ БУЛА: АКТАНЫШТА МУНЧА ЭШЛИ БАШЛАДЫ(+ВИДЕО)

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

      Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев пандемия вакытында эшләүдән туктап торган гомуми мунча эшчәнлеге белән танышты. Социаль яктан әһәмиятле оешманың кирәклеге халык фикере аша яхшы аңлашылды, социаль челтәрләр битендә юыну өчен мунчага мохтаҗ икәнлеген язучылар соңгы арада күбәйгән иде. Халык зарын район җитәкчелеге ишетте. Шәхси эшмәкәр Илүс Ярмиев гомуми мунчаны төзекләндереп куллануга тапшырды. Инде узган атна шимбә һәм якшәмбесендә парланып мунча керергә яратучылар  беренче кызуны тикшереп карады. Мунча хезмәткәре Язилә Садыйкова шимбә көн ир-егетләр, якшәмбе- хатын-кызларныкы икәнен хәбәр итте:

  -  Көндезге 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез. Юыну 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Пандемия вакытында барлык саклык чараларын кулланабыз. Мунчадан соң антисептик, хлорлы эретмә белән юып чыгабыз. Безне халык сагынган, һәр мунчада юынган кеше безгә рәхмәт әйтеп кайтып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International