МЕТАН ГАЗЫ- XXI ГАСЫР ЯГУЛЫГЫ: ҮЗЕ ОЧСЫЗ ҺӘМ ЭКОЛОГИК ЧИСТА(+ВИДЕО)

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

    Иске Байсар авылы янындагы метан газы ягулык станциясе М-7 трассасына урнашкан, хуҗасы- Иске Байсарда туып-үскән эшмәкәр, "КАМАТРАНСНЕФТЬ" ҖЧҖ директоры Рәдис Һашимов. Рәдис Мөбарәк улының шушы урындагы тагын бер ягулык станциясе инде күптәннән автомобиль йөртүчеләргә хезмәт күрсәтә, анысы бензин һәм пропан газы тәкъдим итә. Метан газы исә халык ияләшкән ягулыклардан күпкә аерыла. Бәясе шактый түбән, куб метры 19 сум 2 тиен. Зур йөк машиналарының газ тутыру микъдары- 200 куб, җиңел машиналарныкы азрак күләм сыйдырышлы. Икенче бер өстенлек- метан газында зарарлы матдәләр аз. Экологик яктан чиста, әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз метан газын җитештерү, станцияләрен төзү өчен дәүләт тарафыннан субсидия бирелә.

«Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы кысаларында дәүләт программасы ярдәменә шәхси машина хуҗалары да дәгъва итә ала.

Актаныштагы беренче ягулык станциясенең ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов оешма-предприятие автомобильләрен, хуҗалыклардагы торактор, комбайннарны да метан газына күчерү кирәклеген ассызыклады. "КАМАТРАНСНЕФТЬ" ҖЧҖ метан газын илтеп тә бирүне җайга салган. Алдан заявка бирү кирәк.
Ачылу тантанасында станцияне сафка бастыруда зур өлеш керткән оешма төзүчеләренә, җитәкчеләргә "КАМАТРАНСНЕФТЬ" ҖЧҖ рәхмәт хатлары тапшырылды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районга даими төстә күләмле иганә ярдәме күрсәткән якташыбыз Рәдис Һашимовны үзенең Мактау кәгазе белән бүләкләде. Шулай ук быелгы “Игелек марафоны”нда Рәдис Һашимов “Алтын йөрәкле кеше” исеменә лаек булган иде. Әлеге мәртәбәле исемне дә шушы чарада кабул итеп алды эшмәкәр-җитәкче.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International