"22 декабрь – Энергетиклар көне. Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез предприятиеләргә һәм оешмаларга, мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына берөзлексез энергия бирүне тәэмин итәсез, райондашларыбызның йортларына яктылык бүләк итеп, рәхәтлек, уңайлылыклар тудырасыз.
Хезмәтегез югары һөнәрилек, хәбәрдарлык, дисциплиналы булу таләп итә, чөнки сезгә зур җаваплылык йөкләнгән - бар объектларның энергия куркынычсызлыгы өчен җавап бирәсез. Хәтта һөнәри бәйрәм көннәрендә дә сезнең күбегез котлауларны эш урыннарында кабул итә. Бүгенге энергетиклар үз бурычларын уңышлы хәл итәләр, техник яктан яңадан коралландыру белән шөгыльләнәләр, заманча технологияләрне үзләштерәләр, инновацияләр кертәләр.
Мин тармак ветераннарына чын күңелемнән рәхмәт белдерәм, алар энергетика комплексына ныклы нигез, бүгенге электр энергиясенә фундамент салдылар. Алар үз һөнәрләренә тугры калдылар, хәзер исә яшьләргә тирән белемнәрен тапшыралар.
Бүгенге бәйрәм көнендә фидакарь хезмәтегез, эшкә һөнәри якын килүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә аварияләрсез имин эш көннәре, үз көчегезгә ышаныч, бар башлангычларыгызның уңышлы төгәлләнүен, бетмәс энергия, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Тәрәзәләребездә һәрчак ут янсын, йортларыбызда тынычлык һәм җылылык хөкем сөрсен!"- диелә Энгель Нәвап улы тәбрикләмәсендә.