ЮБИЛЕЙ ЕЛЫНДА КИРОВ ХАЛЫК ТЕАТРЫ – ГРАН-ПРИ ИЯСЕ: Киров халык театры бүген Казанда “Идел-йорт” фестиваленең бүләкләү тантанасында "Җир белән күк арасы" драмасын сәхнәләштерә

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген мәркәзебезнең Г.Камал театры сәхнәсендә Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт 2020” театр коллективларының XX төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Быел Конкурс ТАССРның 100 еллыгын һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.  2020 ел “Идел-йорт” фестиваленең юбилей елы буларак та истәлекле.

Быел фестивальнең Гран-при иясе - Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры коллективы. Театр дөньясында иң дәрәҗәле әлеге бәйгедә райондашларыбыз икенче тапкыр Гран-при яулады.

2017 елда кировлылар Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектакле белән җиңү яуласа, быел алар әлеге уңышны Т. Гыйниятуллинның  "Җир белән күк арасы" драмасы белән кабатлады. Киров халык театры режиссеры -  Алсу Хуҗина.

Бүген, 21 декабрьдә,  театр сөючеләр  әлеге драманы тамаша кылу бәхетенә ирешәчәк. Традиция буенча, Гран-при яулаган театр коллективы үз әсәрен тантана кысаларында сәхнәләштерә. "Җир белән күк арасы"  әсәрендә рольләрне Рөстәм Ганиев, Фәнил Гарипов, Зәмзәмия Миргалимова, , Энҗе Сибгатуллина, Алсу Хуҗина, Айзат Галин, Радик Вәлиуллин, Илфак Гаянов, Илфира Гаянова, Чулпан Басырова, Гөлшан Биктимерова, Глүс Мирзахановлар башкара.

Искәртеп үтәбез,конкурс агымдагы елның 13 октябреннән 21 декабренә кадәр үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Россия төбәкләренең иң яхшы үзешчән театр коллективлары сайлап алынды.

Театр коллективларының “Идел-йорт” төбәкара фестивале 2000 елдан бирле үткәрелә. Ул һәвәскәр театр сәнгатен үстерүгә, сәнгать репертуарын киңәйтүгә, үзешчән артистларның башкару осталыгын һәм режиссерлык-куелыш эшләре дәрәҗәсен арттыруга, халык театрларының спектакльләрен киң тамашачыларга күрсәтүгә, эш тәҗрибәсе белән алмашуга, халык театрлары артистларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Бүген иртә таңнан  Киров авылы мәдәният йортының халык театры коллективы Казан шәһәренә – “Идел-йорт 2020” театр коллективларының XX төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына юл алды. Аларга уңышлар телибез! Актаныш халкы сезнең белән, кировлылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International