Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү(+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов Актаныш технологик техникумында цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үсеше мөмкинлекләре белән танышты.
Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелә. «Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү, туклануны хисаплау системалары, эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта керә.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге эшче төркем 23 декабрьдә гимназиядә булып, әлеге проектны тормышка ашыруда юл картасы булдыру буенча фикер алышты.
"Җиһазланган блоклы-модульле сәүдә объектлары төзелеше" программасы кысаларында Чишмә авылында “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты” ачылды.
Бүгенге бәйрәмдә Ирмәш авылы халкының йөзе балкып тора иде. Берсеннән-берсе татлы-шифалы чишмәләр тау битләрен камап алса да, элеккечә көянтәгә чиләк элеп, я булмаса бидон белән су ташыган апаларның шатлыгы зур. Сәбәбе дә саллы: хәзер һәр өйгә чишмә суы килә, кранны гына ачасы. Өйләргә су китерү өчен халык үзе тырыша. Тамчы тама-тама боз тишә дигәндәй, җитәкчеләргә бер-бер артлы язылган хатлары, авыл җыеннарында әйтелгән сораулары, ниһаять, чишелеш тапты. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ирмәшлеләрне сулы булулары белән котлады, халык сораган клуб, бакча, башлангыч мәктәпне берләштергән җәмәгать үзәген төзергә җыенабыз дип, тагын бер кат бәйрәмдә катнашучыларны сөендерде.
безнең фоторепортаж
.jpg)
2021 ел бусагасына аяк баскан көннәрдә ирмәшлеләрнең иң зур хыялы чынга ашты - халык чиста суга тиенде. Саф чишмә суы заманча технологияләр белән авылга тоташтырылып кына калмады, торбалар аша йортларга да керде.
.jpg)
Бүгенге брифинг "Актаныш районында педагогик кадрларны максатчан әзерләү" темасына багышланды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 23 декабрьдә 10 сәгатькә кадәр 2020 елның 24 декабрендә
2020 елның 24 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген Актанышта үткән брифингта район мәктәпләренә педагогик кадрларны максатчан әзерләү хакында сөйләштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәм районның база мәктәпләре директорлары катнашты.
.jpg)