Бүгенге бәйрәмдә Ирмәш авылы халкының йөзе балкып тора иде. Берсеннән-берсе татлы-шифалы чишмәләр тау битләрен камап алса да, элеккечә көянтәгә чиләк элеп, я булмаса бидон белән су ташыган апаларның шатлыгы зур. Сәбәбе дә саллы: хәзер һәр өйгә чишмә суы килә, кранны гына ачасы. Өйләргә су китерү өчен халык үзе тырыша. Тамчы тама-тама боз тишә дигәндәй, җитәкчеләргә бер-бер артлы язылган хатлары, авыл җыеннарында әйтелгән сораулары, ниһаять, чишелеш тапты. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ирмәшлеләрне сулы булулары белән котлады, халык сораган клуб, бакча, башлангыч мәктәпне берләштергән җәмәгать үзәген төзергә җыенабыз дип, тагын бер кат бәйрәмдә катнашучыларны сөендерде.
Хәзер бар да заманча, үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителеш башня аша түгел, махсус кудыргыч аша башкарыла. Тау битендәге чишмәләрнең суы җир астына урнаштырылган зур чаннарга тула, соңыннан электр энергиясенә көйләнгән насос торбаларга кудыра. “ПМК-6” төзелеш оешмасы җитәкчесе Данис Гәрәев чаннарны авырлык белән юнәтүләрен әйтте. Эшнең озакка сузылуына да шул сәбәп булган, берсен Апас районыннан, икенчесен Томск шәһәреннән алып кайталар. Данис әфәнде су керткән вакытта вак таш салынган юлны ватулары өчен авыл халкыннан гафу үтенеп, язга таба юлны төзекләндерәчәкбез дип вәгъдә бирде.
Су кертү авылда әллә кайчан башланган, төзелешне яңа авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликовка дәвам итәргә туры килә. Яңа башлыкка район башлыгы Энгель Нәвап улы җирлектәге эшчәнлекне матур итеп, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарырга кушты. Инде тәүге карлыгачлар да бар, җирлек башлыгы ватсапта авыл төркемен булдырган, хәзер олысы да, урта яшьтәгесе дә гозерләрне шунда язу белән җитәкчедән җавап килә,ди Зифа апа Хәбибуллина.
Авыл халкын сулы итү бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп өлкәннәрне котладылар, мәдәният хезмәткәрләре матур итеп чатыр корган , кызган табада тәмле коймак пешереп, кунакларны сыйладылар, дәү самавырда чәй кайный- Ирмәш халкы Яңа елны яңа куанычлар белән каршы ала, дәвамлы булсын!