Яшәеш өчен чиста суның иң мөһим фактор икәнен ассызыклап торасы да юк. "Су кадере" дигән төшенчәнең кыйммәтен, ни кызганыч, көндәлек кулланылышта чиста су булмаса гына, яхшы аңлыйсың.
Актанышбаш авыл җирлегенә караган Ирмәш авылы кечкенә генә булса да, биредә яшәүчеләрне борчыган проблемалар шактый зур. Быелга кадәр шуларның берсе булып эчә торган су торды. Дөресрәге, аның булмавы.
Бу нисбәттән ирмәшлеләр үз зарларын район җитәкчелегенә даими ирештереп торды. Ирмәш халкы проблемаларны уңай хәл итүне сорап хат артыннан хат юллады. Бәлки шушы үҗәтлек, туган авылны саклап калу теләге быел җирлектә тулы куәтле яңарышларга сәбәпче булгандыр да. Бердәм халык көчле ул.
2021 ел бусагасына аяк баскан көннәрдә ирмәшлеләрнең иң зур хыялы чынга ашты - халык чиста суга тиенде. Саф чишмә суы заманча технологияләр белән авылга тоташтырылып кына калмады, торбалар аша йортларга да керде.
Бүген исә Ирмәш авылының су юлы рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды. Ирмәшлеләрнең сөенечен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе уртаклашты.
Тантаналы чара барышында Энгель Нәвап улы халыкның сорау-мөрәҗәгатьләре уңай хәл ителәчәк дип ышандырды. Хәер, быел Ирмәш авылында бу юнәлештә саллы эшләр башкарылырга да өлгерде. Аның берсе су булса, икенчесе - урамара юл. Щебень түшәлү биредә яшәүчеләрнең юлсызлык проблемасын ярыйсы ук хәл итеп куйды. Хәзер инде алар авыл эченә каты өслекле юл көтә.
Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, халкы да, табигате белән дә үзенчәлекле авылның "авырткан урыннары" еллар дәвамында җыелып килгән. Якын киләчәктә аларны чишү күздә тотыла. Җыр-моңга гашыйк ирмәшлеләрне мәдәният йорты белән дә сөендерергә исәп тота район җитәкчелеге. Бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла.
Ирмәш халкы ТРның грант акчалары бәрабәренә быелдан сулы булды. Җирлек башлыгы Гадел Маликов билгеләп үткәнчә, суның сыйфаты район буенча иң югары санала.
Авылны сулы итүдә төп рольне "ПМК-6" подрядчы оешма башкарган. Эш күләме 1 449 500 сум белән бәяләнә. Чарада катнашкан җәмгыять җитәкчесе Данис Гәрәев әлеге масштаблы эшне башкарып чыккан оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, акчалата премияләр тапшырды.
Авылга су кертү исә, чыннан да, зур хезмәт таләп иткән. Чишмәдән тоташтырылган суны авыл урамнарына җибәрер өчен 1 700 метр торба сузылган. Су өчен җир астына цистерна урнаштырылган, аны насос белән кудырталар. Суның басымы да югары, бу йортларга ук кергән суны тулы куәттә файдалану мөмкинлеге бирә.
Су бирү корылмасын тантанда катнашучылар кызыл тасма кисеп ачты. Авыл халкы Республика, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район башлыгы Энгель Фәттахов корылма эчендә урнашкан җиһазны хәрәкәткә китереп, Ирмәш авылында урнашкан йортларга рәсми төстә су җибәрде.
Бәйрәм тантанасына авылның олысы-кечесе җыйналган иде. Кыш бабай белән Кар кызы да Ирмәш халкын сулы булулары белән тәбрик итте. Бу вакытта 60 литрлы самавырда ирмәшлеләрнең үз чишмә суыннан чәй кайнады, табада коймак чыжлады. Кечкенә авылның олы сөенече, шул рәвешле, аның халкы өчен истәлекле бәйрәмгә әверелде.