АКТАНЫШТА – БРИФИНГ: Укытучы булырга карар кылсаң, дәүләт унбиш мең сум стипендия түли

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Актанышта үткән брифингта район мәктәпләренә педагогик кадрларны максатчан әзерләү хакында сөйләштеләр.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәм районның база мәктәпләре директорлары катнашты.

 

 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында республика мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы тора. Бу дәвамлы, глобаль бурычка ирешүнең мөһим факторларыннан берсе – мәгариф системасына сәләтле укытучыларны җәлеп итү. Мәктәпләр өчен педагогик кадрларны максатчан әзерләү юнәлешендә,  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән,  2016 елдан  махсус проект тормышка ашырылып килә. Аның кысаларында мәктәпне  тәмамлаучы унберенче сыйныф укучыларына максатчан юллама нигезендә югары педагогик уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бирелә.

Сер түгел, бүген республика белән беррәттән,  Актанышта да педагогик кадрларга ихтыяҗ бар.  Аеруча физика, математика, химия, биология, инглиз теле, башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык кичерә район. Дәүләт тәкъдим иткән максатчан  программа бәрабәренә  ихтыяҗны тулысынча “каплау” күздә тотыла.

Тик, кызганычка каршы, Ләйсән Фоат кызы билгеләп үткәнчә, Актаныш районының чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге максатчан программага керергә ашыкмый. Аның сәбәбе нидә? Мәгариф белгечләре максатчан программа, аның шартлары турында чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары тулы күзаллау кичерми дип исәпли. Бу юнәлештә база мәктәпләренә ата-аналар белән сөйләшү бурычы куелды.

Быел район мәктәпләре өчен физика,  математика, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар  буенча педагогик кадрлар әзерләүгә квоталар билгеләнгән. Бу Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына максатчан программа нигезендә укырга кергән кичәге студентларга  уку дәвамында 15 мең сум күләмендә айлык стипендия түләнеп бара. Шул рәвешле, укырга максатчан кабул ителгән булачак укытучыларны  социаль яктан тәэмин итү  дә күздә тотыла.

Бүген Татарстанда укытучылар әзерләү белән Казан федераль университеты (шул исәптән аның Алабуга филиалы – элеккеге Алабуга дәүләт педагогика университеты) һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты шөгыльләнә. Бу вузларга максатчан кабул ителеп,  белем алган чыгарылыш курс студентлары үзләрен укырга юллаган районга яки шәһәргә кайтып,  5 ел дәвамында хезмәт куярга бурычлы.

Әлеге программа нигезендә 2021-2022 уку елына Актаныш районы  югары белемле дүрт яшь белгечне үзенә көтә. Алар -  программасы гамәлгә куелганнан соң, дәүләт ярдәме белән педагог һөнәрен үзләштергән тәүге кадрлар. Беренче “карлыгачлар”  Татар Суыксуы, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләрендәге кадрлар проблемасын өлешчә хәл итәчәк.

 

Ләйсән Нурлыева: “Укытучы һөнәрен иң-иңнәр генә сайларга тиеш!”

Билгеле, педагогик кадрларны максатчан әзерләүнең үз таләпләре һәм шартлары бар. Бүгенге брифингта аларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы тулырак тукталды.

Җитәкче сүзеннән аңлашылганча, максатчан укырга керергә теләүче укучы белән мәктәп арасында килешү төзелә. 1 февральгә кадәр мәктәп заявка булдырып, аны мәгариф идарәсенә тапшырырга тиеш. Әмма Раниза Митьян кызы, программа нигезендә укырга теләк белдерүче укучы бар икән, заявканы тапшыруны 1 февральгә кадәр сузмаска киңәш итә. “Кышкы каникуллардан соң ук билгеләнеп бетү мөһим. Һәм, иң беренче чиратта, ата-аналар белән киңәшләшергә,  программа хакында аңлатырга, аның мөмкинлекләрен ачарга кирәк”, - ди ул.

Максатчан программага керер өчен иң мөһим шарт булып исә БДИ нәтиҗәләренең югары булуы  тора. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева бу уңайдан үз фикерен җиткерде. “Теләге булган һәркем әлеге программа буенча белем ала алмый. Укытучы һөнәрен иң-иңнәр генә сайларга тиеш, чөнки бөтен төр һөнәр нигезендә кешенең мәктәптә алган белеме ята. Шуңа күрә дә БДИ нәтиҗәләре бу юнәлештә төп күрсәткеч булып тора. Шуңа күрә безнең укытучыларыбыз ныклы әзерлекле булып, яхшы билгеләргә укырга бурычлы”, - дип саный ул.

Чыннан да,  бары тик БДИдан  югары балл җыйган укучылар гына педагог һөнәрен сайлап, балаларга белем һәм күнекмә бирсен иде. Бүген замана үзе үк шушы таләпне куя.

 15  мең сум стипендиягә кире кайтып, шушы да искәртү урынлы: әлеге стипендия барлык студентларга да түләнми. Максатчан укыган студентның “өчле” билгеләре булмаса һәм “бишле”ләре барлык билгеләренең 50 процентыннан артып киткән очракта гына, студент әлеге ярдәмгә дәгъва итә ала.  Мисал өчен, педагогия вузларында максатчан белем алган 15 райондашыбызның өчесе, билгеләре түбән булу сәбәпле, әлеге стипендиядән колак каккан.

Тагын бер мөһим өлеш: әгәр студент укып бетергәннән соң килешү нигезендә районга кайтмый икән, ул Татарстан Республикасы казнасына бу акчаларны  кире кайтарырга тиеш була. Эш белән тәэмин итәргә бурычлы мәктәпкә дә, әгәр яшь кадрга урын табылмаса, таләпләр катгый. Ул яшь белгечкә  өч ай дәвамында уртача хезмәт хакы түләп барачак.

 

Киров мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов: “Чыгарылыш сыйныф укучысы 15 мең сумлык стипендиягә генә кызыкмасын иде!”

Актаныш районының база мәктәпләре, билгеле, 2016 елдан гамәлдә булган  махсус программадан хәбәрдар. Ел саен мәктәп җитәкчелеге әлеге максатчан программага тәкъдим итәрлек чыгарылыш сыйныф укучыларын барлый. Бүген хакимият йортында үткән брифингта алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Актанышның икенче санлы мәктәбе директоры Венера Хәева ассызыклаганча, бүген белем бирү учреждениеләрендә нәкъ менә югары белемле яшь кадрларга ихтыяҗ саклана, чөнки алар заманча фикерлиләр, мобиль, инициативалы.   Аннан килеп, елдан-ел педагоглар коллективы өлкәнәя бара. Аларга лаеклы алмаш әзерләү шарт. Мисал өчен, бүген икенче санлы мәктәптә эшләүче педагогларның уртача яше 42яшьне тәшкил итә.  Күрсәткеч өлкән түгел, әмма коллектив яшьләрне көтә.

Актанышның беренче санлы мәктәбендә дә максатчан юнәлештә укучы студентлар белән элемтә ныклы. Алар мәктәпкә практика үтәргә кайта, студентлар белән даими элемтә урнаштырылган. 2020-2021 уку елында беренче мәктәпнең ике укучысы әлеге программа буенча педагогия вузларына укырга кергән.

Район үзәгендәге мәктәпләр белән беррәттән, җирлекләрдәге база мәктәпләре дә педагогик кадрларны максатчан әзерләү юнәлешендә уңышлы эшләп килә. Иске Сәфәр мәктәбе директоры Әхсән Әзһәр улы бу нисбәттән эш тәртибе белән таныштырды.

“Укытучы һөнәрен үзләштерү өчен белем генә җитми, теләк тә, сабырлык та, түземлелек тә кирәк. Мәктәптә уку дәверендә без укучыларны өйрәнәбез, аларның характерларын ачабыз. Педагог сыйфатлары бар икән, без укучыга әлеге программа нигезендә укуын дәвам итүен үзебез үк тәкъдим итәбез. Сүз дә юк, ата-аналар да бу сөйләшүләрдән читтә калмый”, - ди ул.

Әхсән Нургалиевны  борчыган сорау: инде педагогия уку йортларында белем алучы студентлар югарырак курсларда шушы максатчан программага кереп китә алмыйлармы? Кызганычка каршы, юк. Максатчан программага нәкъ менә беренче курстан ук теркәлергә кирәк.

Бүгенге брифингта чыгыш ясаган Киров мәктәбе директорының да сүзләрендә хаклык зур иде. Айгиз Хәлил улы дәүләтнең әлеге мөмкинлегеннән, һичшиксез, файдалану яклы. Киров мәктәбеннән бер укучы югары уку йортында максатчан белем ала.

“Әлеге студент килешү нигезендә укыгач, безнең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча киләчәгебез бар. Башка предметлар буенча да кадрлар әзерләү мөһим. Тик шунысы бар: укучы 15 мең сумга гына кызыгып, укытучы һөнәрен сайламасын иде. Педагог үз һөнәрен, укучыларны яратырга тиеш. Шул вакытта гына аның хезмәтенең нәтиҗәсе булачак”, - ди Киров мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International