ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Иске Кормаш һәм Олыимән авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуны авыл халкы көтеп алды. Җирлекләрдәге яңа объектларның елдан-ел арта баруында федераль һәм республика программаларының өлеше зур. Иске Кормашта «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проекты кысаларында, ә Олыимәндә "Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы буенча яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. 


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Актанышның үзәк чыршысы утларын кабызды. Бу инде районыбызда 2021 елны каршы алуга юнәлтергән чараларга рәсми төстә старт бирелде дигән сүз.

Бүген Олыимән  авылы халкы да күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһите булды – авылда тантаналы шартларда ачылган  модульле фельдшер-акушерлык пункты  сан буенча Актаныш районда унөченчесе.

Аның беренчесе үз ишекләрен Иске Кормаш авылында ачты. Бу – район территориясендәге уникенче ФАП. Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, авыл халкы катнашты.

"Каенкай" бакчасына йөрүче Фәрхать Энгель Фәттахов кулыннан машинага әверелә торган роботны кабул итеп алса, Актанышның беренче санлы мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зәринә зур, йомшак панда уенчыгына ия булды.

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 25 форма киңәшмәсе инде күптәннән республикада үрнәк өлге буларак тәкъдим ителә. Ләкин шулай булса да, республиканың һәр районында әлеге киңәшмә үткәрелә дип әйтеп булмый. Чөнки моның өчен райондагы төрле юнәлештә эшләүче структураларның бердәм эшчәнлеге һәм һәр җирлеккә үтеп керүе кирәк. 25 форма киңәшмәсендә һәр җирлек эшчәнлегенә бәя бирелә, рейтингта беренче урын алучы җирлеккә “Пар күгәрчен” сын-символы тапшырыла. Игътибар иткәнегез бармы? Күгәрченнәр кайда оя кора да, кайда балалар чыгарып үстерә? Каралты-курасында тәртип, йортында тынычлык булган гаилә нигезенә ияләшә күгәрчен. Өлкәннәр дә миһербанлы, ипле булсын, балалар да шук-шаярып кош оясын туздырмасын, җим табу ягыннан да келәт-сарайларда ашлык бурасы(өсәк) тулы булсын. “Пар күгәрчен” нәкъ менә әлеге киңәшмәнең асылын ача. Ноябрь ае йомгаклары буенча узган киңәшмәдә төрле юнәлешләр буенча ясалган чыгышларда да бердәм эшчәнлек ачык чагылды. Хәл итәсе мәсьәләләр, сораулар да җитәрлек әле. Ирешкән уңышларыбыз да бар. Бергәләп карап үтик.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары татар теле һәм әдәбияты фәне олимпиадасыннан 27 мактаулы урынга лаек булды.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов техникум эшчәнлеге белән танышты.

       Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов белән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә «Цифрлы трансформация үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы үсеш бүлеге башлыгы Анастасия Бородовская, "Санлы трансформация үзәге" дәүләт казна учреждениесенең шәһәр инфраструктурасын цифрлы үстерү бүлеге башлыгы Илшат Шәрипов, район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International