"ТЕЛӘКЛӘР ЧЫРШЫСЫ” АКЦИЯСЕ КЫСАЛАРЫНДА: Район башлыгы Энгель Фәттахов ике актанышлының хыялын чынга ашырды

2020 елның 25 декабре, җомга

17 декабрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Казан шәһәрендә “Теләкләр чыршысы” дигән иреклеләр Яңа ел акциясенә кушылган иде.

"Теләкләр чыршысы" 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган авыру балаларның хыялларын чынга ашыра. Шулай ук бу игелекле акциядә аз керемле гаиләләрдән һәм ятим балалар язган открыткалар да катнаша ала.

Акция ил күләмендә өченче генә тапкыр үткәрелә, әмма шушы вакыт эчендә белән меңләгән балачак хыялы тормышка ашырылган. Быел да әлеге могҗизаи чарага Татарстан муниципалитетларның барлык башлыклары да кушылды. Шул рәвешле район җитәкчеләре алтмыштан артык баланың Яңа ел хыялына канат куячак.

Акциянең мәҗбүри шарты буенча чыршыдагы теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр чынга ашарга тиеш булса да, Энгель Фәттахов ике кечкенә райондашыбызның теләген нәкъ менә Яңа ел алдыннан үтәде.

Энгель Нәвап улы республиканың "Теләкләр чыршысы"ннан 6 яшьлек Фәрхать Миңлемөхәммәтовның һәм 13 яшьлек Зәринә Нурлыбаянованың теләкләре язылган открыткаларны алган иде. Бүген әлеге балалар, әниләре белән бергә, хакимият бинасына – район башлыгы белән очрашуга килде. "Каенкай" бакчасына йөрүче Фәрхать Энгель Фәттахов кулыннан машинага әверелә торган роботны кабул итеп алса, Актанышның беренче санлы мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зәринә зур, йомшак панда уенчыгына ия булды.

Менә шулай сихри бәйрәм алдыннан сабыйларның балачак хыяллары тормышка ашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International