Бүген Олыимән авылы халкы да күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһите булды – авылда тантаналы шартларда ачылган модульле фельдшер-акушерлык пункты сан буенча Актаныш районда унөченчесе.
Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев килде.
– Олыимән авылы халкы өчен бик кирәкле социаль объект ачыла бүген, – диде Энгель Нәвап улы үз чыгышында. – Мин сезгә бирегә бары тик сәламәтлекне ныгыту һәм саклау максатында гына килергә язсын дип телим.
Иске Кормаш һәм Олыимән авылларында ачсылган ФАПларны “Азнакайнефтемаш” җәмгыяте сафка бастырган. Районыбызның “Теплосервис” җәмгыяте биналарның тирә-юнен тәртипкә китерүдә зур эш башкарган. Әлеге оешмаларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Олыимән фельдшер-акушерлык пунктында 29 еллык хезмәт стажына ия Гөлфия Каюмова эшләячәк.
Тантаналы чарада җирлек башлыгы Илфак Гаянов район җитәкчелегенә халык исеменнән чиксез рәхмәтләрен белдерде. Район үзәгеннән 51 километр ераклыкта урнашкан әлеге авылда яңа ФАПның бик кирәк булуына басым ясады ул, чөнки Киров җирлегенә караган бу авылда 289 кеше рәсми төстә теркәлеп гомер кичерә.
Актаныш районы территориясендә бүген файдалануга тапшырылган ФАПлар халыкка нәтиҗәле хезмәт итсен иде дигән теләктә калабыз.