Иске Кормаш һәм Олыимән авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуны авыл халкы көтеп алды. Җирлекләрдәге яңа объектларның елдан-ел арта баруында федераль һәм республика программаларының өлеше зур. Иске Кормашта «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проекты кысаларында, ә Олыимәндә "Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы буенча яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде.
Объектларны ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, Актаныш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Рәфгат улы Хаев, авыл җирлекләре башлыклары, җирле халык катнашты.
Яңа модульле ФАПлар Актаныш муниципаль районында уникенче һәм унөченче булып ачылды. "Авылның уңышлы үсеше-ул авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру, һәм беренче чиратта, медицина ярдәме алу мөмкинлеге. Районда барлык президент программалары да тормышка ашырыла", - дип билгеләп үтте район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Айдар Рәфкать улы Хаев үз чыгышында модульле ФАПларның әһәмиятен ассызыклады. Яңа ФАПлар халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра һәм халыкка сәламәтлекләрен кайгыртып яшәргә чакырды.
Яңа биналарда фельдшерның кабул итү, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, персоналның киенү-чишенү бүлмәсе, санузел, урып-җыю инвентарен саклау өчен бүлмә бар.
Яңа ел алдыннан яңа ФАП авыл халкы өчен чын бүләк булды. Иске Кормаш авылында пункт 280, ә Олыимән авылында 180 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.