ЯҢА ЕЛ АЛДЫ СӨЕНЕЧЕ: Актаныш районында берьюлы ике модульле ФАП ачылды

2020 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Актаныш агымдагы елга йомгак ясап, планлаштырылган эшләрен түгәрәкли, файдалануга тапшырылачак яңа объектларның әзерлегенә ишарәләгән кызыл тасмаларны кисеп, аларның ишекләрен ача.

Бүген Актаныш районының берьюлы ике җирлегендә өр-яңа фельдшерлык-акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә башлады.

Аның беренчесе үз ишекләрен Иске Кормаш авылында ачты. Бу – район территориясендәге уникенче ФАП. Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, авыл халкы катнашты.

Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү милли проект кысаларында тормышка ашырылып килә. Программа нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлады. 8 ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады, Киров, авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.

Иске Кормаш авылы район үзәгеннән 25 километр ераклыкта урнашкан. Биредә 180ләп кеше исәпләнә. Халыкның заманча фельдшерлык-акушерлык пунктына ихтыяҗы зур иде. Яңа ел алдыннан ачылган бина авыл халкы өчен, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелде. Яңа бинада барлык уңайлыклар да бар. Ул электр белән җылытыла, ФАП видеокүзәтү җайланмамы белән дә җиһазландырылган.

- Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра, - дип билгеләп үтте чарада катнашкан җитәкчелек.

ФАПның урыны белеп сайланган - ул авыл уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Иске Кормаш халкына медицина ярдәмен 37 елдан артык сәламәтлек сагында хезмәт куйган тәҗрибәле фельдшер - Лениза Гәрәева күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International