Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов белән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә «Цифрлы трансформация үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы үсеш бүлеге башлыгы Анастасия Бородовская, "Санлы трансформация үзәге" дәүләт казна учреждениесенең шәһәр инфраструктурасын цифрлы үстерү бүлеге башлыгы Илшат Шәрипов, район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов катнашты.
Узган уку елында гимназиянең якындагы 5 елга үсеш программасы әзерләнеп, программада аеруча әһәмиятле 3 юнәлеш билгеләнде. Инглиз теле һәм полилингваль укыту; тәрбия юнәлеше; IT юнәлеш. Яңалык буларак гимназиянең структурасына да үзгәрешләр кертелде, цифрлаштыру буенча директор урынбасары штаты булдырылды. Гимназия директорының цифрлаштыру буенча урынбасары Фирзәр Әюпов уку йортының мәгълүматлаштыру, цифрлаштыру һәм IT өлкәсен анализлады.
- Мәгариф оешмаларының цифровизация өлкәсендә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен тәкъдим ителгән универсаль продуктлар безгә тулысынча туры килми. Теге яки бу юнәлеш өчен яңа продукт һәм өстәмә чыгымнар сорала. Мондый проблемалардан котылыр өчен гимназиянең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган уникаль IT комплекс булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Шулай итеп “Акыллы мәктәп” дип атала торган система төзүгә керештек,- дип Фирзәр Ришат улы “Акыллы мәктәп” идеясен тормышка ашыру турында сөйләде.
Цифрлаштыру аша идарә системасын кадрлар өчен уңайлаштырудан алып, бинаны җылыту, яктырту өчен тотылган энергия ресурсларын экономияләү, хәтта укудан соң вакытта интернатта яшәүче укучыларны тәрбияләп була. Фикер алышуда катнашучылар цифрлаштыруның өстенлекләрен федераль дәрәҗәдәге мисаллар аша да күрсәттеләр.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов гимназиядәге түгәрәк өстәл янында сөйләшүнең нәтиҗәсе буенча юл картасы төзеп, 2021 елда Актанышта узачак Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе программасына мәгарифне цифрлаштыру юнәлешендәге яңалыкларны кертү бурычы куйды.