Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 25 форма киңәшмәсе инде күптәннән республикада үрнәк өлге буларак тәкъдим ителә. Ләкин шулай булса да, республиканың һәр районында әлеге киңәшмә үткәрелә дип әйтеп булмый. Чөнки моның өчен райондагы төрле юнәлештә эшләүче структураларның бердәм эшчәнлеге һәм һәр җирлеккә үтеп керүе кирәк. 25 форма киңәшмәсендә һәр җирлек эшчәнлегенә бәя бирелә, рейтингта беренче урын алучы җирлеккә “Пар күгәрчен” сын-символы тапшырыла. Игътибар иткәнегез бармы? Күгәрченнәр кайда оя кора да, кайда балалар чыгарып үстерә? Каралты-курасында тәртип, йортында тынычлык булган гаилә нигезенә ияләшә күгәрчен. Өлкәннәр дә миһербанлы, ипле булсын, балалар да шук-шаярып кош оясын туздырмасын, җим табу ягыннан да келәт-сарайларда ашлык бурасы(өсәк) тулы булсын. “Пар күгәрчен” нәкъ менә әлеге киңәшмәнең асылын ача. Ноябрь ае йомгаклары буенча узган киңәшмәдә төрле юнәлешләр буенча ясалган чыгышларда да бердәм эшчәнлек ачык чагылды. Хәл итәсе мәсьәләләр, сораулар да җитәрлек әле. Ирешкән уңышларыбыз да бар. Бергәләп карап үтик.
АКТАНЫШ АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ СУЛЫШЫ-АКТАНЫШБАШ,УРАЗАЙДА БӘБИ ТУЙЛАРЫ ГӨРЛИ
25 форма киңәшмәсендә ел башыннан һәм ноябрь аенда җирлекләрнең яшәү сулышы белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.
Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Еллык яшәешкә дә нәтиҗәләр ясар вакыт. Март аеннан башланган пандемия чоры көндәлек тормышыбызга да үзгәрешләр кертте. Вафат булучылар быел 59 га арткан. Ноябрь аенда да узган елга караганда 25 кә артык. Ел башыннан, гыйнвар аен да кертеп, 101 пар язылышкан. 11 айда 261 бала туган. Иң күп бала туган җирлекләр - Актанышбаш, Уразай. Аларда 10 ар гаиләдә бәби туйлары гөрләгән.
Халык сәламәтлеген кайгыртып үткәрелгән диспансерлаштыру 11 айда планга карата 67 процент кына башкарылган. Монысы да пандемия белән бәйле. Үзизоляция һәм саклану режимының уңай яклары да ачыкланда - эчүчелек һәм яман чирдән вафат булу кимегән. Гаилә ниәаглары туып тора, анысын. COVID та тукта алмаган. Үз гомеренә кул салучылар да бар. (Тулырак, видеоязмада https://www.instagram.com/tv/CJLDiCvBQYJ/?igshid=iy1dhgc0kjzh )
СОЦИАЛЬ ЯКТАН КУРКЫНЫЧ ГАИЛӘДӘ БАЛА ИМИНЛЕГЕН НИЧЕК САКЛАРГА?
Балигъ булмаган балалар белән районда алып барылган эшчәнлек хакында 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды. Социаль яктан куркыныч гаиләләрнең 4 се исәптән төшерелеп, бүген районда 5 гаилә исәптә тора. 2020 ел дәвамында 7 гаилә исәпкә куелган. 11 гаилә исәптән төшерелгән. Аларның 7 се уңай якка үзгәрү сәбәпле. Ике гаилә ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү, ике гаилә ата-аналык хокукын чикләү сәбәпле исәптән төшерелгән.
Теләкәйдә КДН комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы узган. Авылда өч авыр гаилә. Бер гаиләдә эчүчелек фаҗигагә китерсә, икенчесендә әти-әни эшсез. Өченче гаиләдә өйнең газ ягып җылытылмавы проблема. Әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче 9 баланың язмышына бүген җирлек җитәкчеләре һәм халык игътибары кирәк.
Аеш, Әлем, Актанышбаш, Актаныш җирлекләрендә булып узган рейдларда ачыкланган җитди мәсьәләләр дә киңәшмәдә күтәрелде. Яңа ел каникуллары вакытында аеруча да уяулык сорала. Бәйрәм чорларында ата-ананың - аек, балаларның тамаклары тук булсын, йортларда ут-мазар чыкмасын өчен дә даими рейдлар һәм кизү торулар оештырылачак.
Ләйсән Фоат кызы балигъ булмаган балалар комиссиясе тарафыннан каралган тагын бер эшкә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтте. Дүрт яшүсмер егетнең инвалид баланы кыйнау факты буенча бүгенге көндә тикшерү эше бара.
АКТАНЫШ ПОЛИКЛИНИКАСЫНДА 11 АЙДА 134 МЕҢ КАБУЛ ИТҮ ТЕРКӘЛГӘН
Районда 30 меңнән артык кеше яши, дип фаразлаганда, бер кеше уртача 4-5 тапкыр, хәтта аннан да күбрәк мөрәҗәгать иткән быел табибларга. Елы да ел булмады бит. Тасвирлап әйтсәк, тычкан елында кешеләргә күренергә һәм якынаерга куркып, качып диярлек яшәдек. Пандемия! Үзебезне, якыннарыбызны саклау, сәламәт һәм исән булу кадерен белдек. Чирләсәк тә, өйдә дәвалануның хастаханәдә ятуга караганда хәерлерәк икәнен танырга мәҗбүр булдык. Әлбәттә, табиблар ярдәме белән!
Еллык кичерешләребезне саннарга салып карасак, нинди картина барлыкка килә соң? Актаныш поликлиникасында 11 айда 134 мең кабул итү теркәлгән, 3945 кеше хастаханәдә дәваланган. Март аеннан пандемия аркасында үзсаклану кертелгәннән соң, нинди үзгәрешләр булды соң безнең җайлы-көйле һәм тыныч кына аккан тормышыбызда? Март аеннан бүгенгәчә, ОРВИ һәм пневмония диагнозы белән, 3000 гә якын авыру теркәлгән. Шуның 2583 е, дәваланып, гадәти яшәү рәвешенә кайткан инде. 2658 авыруның 2421 е өй шартларында дәвалану курсы узган. Ә инде авыррак хәлдәге 294 райондашыбыз Чаллы һәм башка шәһәр хастаханәләренә җибәрелгән. 48 райондашыбыз вафат булган, шуларның 40 ы - госпитальләрдә.
2019 елда һәм быел үпкә-сулыш юллары белән авыручылар арасында нинди аерма бар соң? Узган елга караганда быел авыручылар 2733 кешегә – ягъни 1,8 процентка арткан. Пневмония белән авырудан узган ел – 3, быел 25 кеше вафат булган. Төгәлрәк әйткәндә, узган ел пневмония белән авыручылар 739 кеше, ә быел - 1400. Нигә мондый аерма үлемдә? Хикмәт, пневмониянең килеп чыгышында икән! Гадәти пневмонияне бактерияләр китереп чыгарса, COVID очрагында чир вирус ярдәмендә тарала. Чирләү процессы бик агрессив формада үтә, үлемгә дә китерә. Тынычланырга да иртәрәк, чөнки әле дә пандемия чикләүләре бетерелмәде, ә вирус үзгәрүчән – мутацияләр дә тиз генә беленә торган формада түгел. Төп котылу юлы – үз-үзеңне, якыннарыңны саклау.
Райондашларыбыз үлеменә китерүнең икенче хроник сәбәбе, ул – эчүчелек. Монысында инде вирус та, бактерия дә “гаепле” түгел, ә безнең яшәү рәвешебез – эчүчелек сәбәпче. Мисал эзләп, ерак китәсе дә түгел! Ноябрь аенда вафат булган, эш яшендәге дүрт райондашыбызның үлем сәбәбен ачыклау да җитә. Бер райондашыбыз эчүчелек аркасында килеп чыккан янгында бакыйлыкка күчсә, икенчесе – эчкән хәлдә, төнлә, юл фаҗигасендә җан тәслим кыла. Өченче очракта да эчәргә яраткан райондашыбызның гомере реанимация бүлегендә өзелә. Дүртенче очракта да үлем сәбәбе – эчүчелек, даими эчүче буларак, мәрхүм исәптә үк торган.
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕНЕҢ МАТДИ ЯРДӘМ ҮЗӘГЕ 11717 КЕШЕГӘ 79 597 000 СУМЛЫК ЯРДӘМ КҮРСӘТКӘН-АЗМЫ БУ, КҮПМЕ?
Район халкының өчтән бере дәүләт тарафыннан даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ икән. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова чыгышын тыңлаганда хәйран каласың. Моның кадәр кешене исәпкә алып, теркәп бетерергә дә кирәк бит әле! Һәр кайсының үз язмышы, үз борчуы. Тыңларга да кирәк, ярдәм төрен ачыкларга да кирәк, инде килеп, тиешле пособие акчаларын билгеләп, исәп-хисап та ясарга кирәк.
Матди ярдәм күрсәтүнең 5 санлы бүлекчәсе тарафыннан, ел башыннан 23 декабрьгә кадәр аралыкта, 11717 райондашыбызга 79 миллион 597 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Районыбызда яшәүче нинди категория гражданнар дәүләт тарафыннан бирелүче пособиеләрне алырга хокуклы? Бәлки сез дә әлеге категориягә кереп, ярдәм алырга хокуклыдыр?! Игътибарга алыгыз әле: хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр, тыл ветераннары, репрессия корбаннары, пенсионерлар, ятимнәр, аз керемле гаиләләр, федераль ташламаларга ия булучылар, газ приборлары урнаштыруга ярдәм кирәкләр, хөкүмәт бүләкләре алучылар, бала табучылар, бала караучылар, балалар бакчасына нарасыйларын йөртүчеләр, сезнең ярдәм алырга тулы хокукыгыз бар.
Соңгы елларда дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм формалары булдырылды. Әлеге төрләр буенча да райондашларыбыз үз гаилә керемнәрен тулыландырган. 3-7 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә 19 миллион 742 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Күп балалы 163 гаиләнең балалар бакчасына түләүләре тулысынча дәүләт тарафыннан капланган. Гаилә кереме җан башына яшәү минимумыннан түбән булса, 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сумлык сертификат бирелә. Белә идегезме? Быел мондый ярдәм-сертификат 130 балага бирелгән дә инде. 5 һәм аннан күбрәк бала үстерүче, кереме аз булган гаиләләр дә, контракт нигезендә, ярдәм алырга хокуклы. Быел шундый 26 гаиләгә 3 435 779 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Ярдәм күрсәтүнең соцконтракт дигән төре дә бар хәзер. Әлеге төрдә 119 гаиләгә 7 млн 325 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә әлеге мәгълүматлар сезнең өчен әһәмияткә ия икән, кызыксыныгыз, артыннан йөрегез, тиешле ярдәмнең файдасын күрегез.