БЕЗ ЯҢА ЕЛНЫ КАРШЫ АЛЫРГА ӘЗЕР: Актанышта үзәк чыршы утларын кабызды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Актанышның үзәк чыршысы утларын кабызды. Бу инде районыбызда 2021 елны каршы алуга юнәлтергән чараларга рәсми төстә старт бирелде дигән сүз.

Икенче ел рәттән Актанышның төп  чыршысы хакимият йорты каршына урын ала. Димәк, Яңа ел чаралары да Актанышның нәкъ үзәгендә оештырылачак. Быелгы бәйрәмгә әзерлекнең мөһим яңалыгы –  биеклеге 12 метрны тәшкил иткән  чыршыны  Мәскәүдән ук алып кайттылар. Заманча чыршы тулысынча ясалма, утлары да үзендә урнашкан.

Район җитәкчелеге быел да халыкка кабатланмас бәйрәм мизгелләре бүләк итәргә ниятли. Чараларга  Актаныштагы оешма-учреждениеләр белән беррәттән авыл җирлекләре, мәдәният коллективлары, мәктәп-бакчалар җәлеп ителгән.

Хакимият йорты каршында оештырылган бүгенге бәйрәмдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Ул җыелган халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, үзәктә барлыкка китерелгән бизәлешнең, тау-шугалакларның искечә яңа елга кадәр халыкны сөендерәчәген җиткерде. Энгель Нәвап улы бәйрәм ялларында райондашларыбызны, кунакларны әлеге әкияти матурлыкны күрергә чакырды. 

Чыршы утлары кабынганнан соң, район башлыгы төп Яңа ел чаралары уздырылачак парклар белән танышып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International