Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү(+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген татар теле һәм әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерларын хөрмәтләү узды.
Быелгы татар теле һәи әдәбияты фән олимпиадасына катнашуылар бермә-бер арткан, район мәктәпләренең IV-XI сыйныфларыннан барысы 254 укучы туган тел бәйгесендә көч сынашкан. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Пучы мәктәбе укучылары аеруча нәтиҗәле белемнәре белән аерылып тора, олимпиада җиңүче һәм призерлары арасында әлеге уку йорты укучылары шактый иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева олимиадада алдынгы урыннар яулаган укучыларга туган телне яратулары, теләп өйрәнүләре өчен рәхмәт белдерде. Узган уку елында республикакүләм татар теле һәм әдәбияты фәненнән Актаныш районыннан 22 укучы призлы урынга ирешә. Ләйсән Фоат кызы бу уку елында әлеге сан ике тапкырга артыр диде республика буенча фән бәйгесендә катнашачак укучыларга уңышлар теләп.
Бүләкләү тантанасына кадәр олимпиада эшләрен тикшергән мөгаллимнәр һәр биремне анализлады, укучыларның ни дәрәҗәдә башкаруларын бәяләп, хаталарны, дөрес җавапларны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International