Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы уздырылды.
Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап лауреат исеменә лаек булды.
Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
.jpg)
Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия төбәкләреннән 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.
Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия төбәкләреннән туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узган.
Бүгенге брифинг "Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар” темасына багышланды.
Район Советының киңәшмәләр залында узган брифингта Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева, район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев, журналистлар катнашты.
Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек турында Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева чыгыш ясады.
Актаныш районы эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр һәм агымдагы 2021 елда кертелгән яңалыклар белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев таныштырды.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова Актаныш районы эшмәкәрләренә һәм үзмәшгульләренә, халыкка район социаль яклау бүлеге аша эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен бирелүче ярдәмнәр хакында сөйләде.
Бүген район Советының киңәшмәләр залында узган брифинг 24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды.
Брифинг эшендә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова, Актаныш районы үзәк хастаханәсе табибы-фтизиатр Рифа Сәньяф кызы Ибраһимова, Актаныш районы педиатры Светлана Геннадьевна Ендальцева һәм журналистлар катнашты.
Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән атналык брифинг берьюлы ике теманы колачлады.
.jpg)
Татарстан Республикасында яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Район хуҗалыкларында тракторларга, аларның арбаларына техник караулар үткәрү дәвам итә. 20нче март көнне белгечләр “Ташкын” хуҗалыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникасын энә күзеннән үткәрсә, 22 мартта техник карауларның чираттагысы “Таң” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Биредә 22 трактор, 14 арба басу-кырларга чыгарга рәсми төстә рөхсәт алды. 23 март көнне исә чара “Алга” җәмгыятендә гүтте. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.

Ни генә дисәгез дә, халык үзешчән сәнгать коллективлары смотр концетларын аеруча якын итеп, яратып тамаша кыла. Татар Суыксуы җирлегендә бу аеруча ачык чагыла кебек – һәр ел саен әлеге мәдәни чарада залда алма төшәрлек тә урын калмый.
.jpg)
Яз көттереп кенә килә, аның болай назланып кына аяк басуын авыл хуҗалыгы белгечләре, “Яз гадәттәгедән соңара”, дип бәяли. Аларның тынгысызлануын аңларга була, кинәт җылытып, кар тиз эресә, җир дымга туенып кала алырмы? Монысы табигатьнең үз эше, ә районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керәчәк.
Хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү, чистарту, тузаннан арындыру буенча эшчәнлек алып барыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Актаныш районы бүлеге бу атнада ике семинар-уку оештырачак. Беренчесе-хуҗалык җитәкчеләре өчен булса, икенчесе- агрон
Бүген техник карауларның чираттагысы “Алга” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.
Минзәлә шәһәрендә узган 2010 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында дусларча шахмат турнирыннан "Актаныш юниорлары" зур уңышлар белән кайтты.