ЯЗ АШЫКМАСА ДА, ИГЕНЧЕ АШЫГА

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

  Яз көттереп кенә килә, аның болай назланып кына аяк басуын авыл хуҗалыгы белгечләре, “Яз гадәттәгедән соңара”, дип бәяли. Аларның тынгысызлануын аңларга була, кинәт җылытып, кар тиз эресә, җир дымга туенып кала алырмы? Монысы табигатьнең үз эше, ә районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керәчәк.

Хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү, чистарту, тузаннан арындыру буенча эшчәнлек алып барыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Актаныш районы бүлеге бу атнада ике семинар-уку оештырачак. Беренчесе-хуҗалык җитәкчеләре өчен булса, икенчесе- агрономнар, орлык эшкәртү өчен җаваплы белгечләр өчен. Семинар-киңәшмә “Башак” хуҗалыгында узачак.

ФУЗАРИОЗ- ХУҖАЛЫК КЕСӘСЕН БУШ КАЛДЫРА

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Актаныш районы бүлеге агрономнары һәр хуҗалыкның орлыкларын тикшерү, анализлау белән мәшгуль.

Фитоэкспертиза орлыкның сыйфатын, тишелешен, авыруларга бирешүчәнлеген ачыклый. Авыруы булган очракта, диагноз куела. Орлыклар да тере организм. Авыруның башлангыч формасын биологик препаратлар белән дә җиңеп була, катлаулыга китсә, химик препаратлар кирәк. Соңгы елларда орлыкны биологик препаратлар белән эшкәртеп чәчү технологиясе гамәлгә керде, бу очракта туфрактагы патоген микроблар юкка чыга.

Бүлек агрономнары Глүсә Насертдинова белән Илүзә Мостаева быел кайбер хуҗалыкларның бөртеклеләрендә фузариоз авыруы барлыгын ачыклаган.  Гадәттә, фузариоз, яңгырлы елларда баш калкыта. Икмәктә фузариоз авыруы килеп чыгу хуҗалык кесәсен бөтенләй буш калдырырга да мөмкин, ГОСТ таләпләре буенча мондый бөртеклеләр сатылырга яраксыз. Икенчедән фузариоз башка авыруларга да юл ача: тамыр череге килеп чыга, үсешне тоткарлый, аласы уңыш 20-25 процентка кадәр кими.

Фитоэкспертиза нәтиҗәсе буенча хуҗалыкларга белешмә-документ, алда орлыкларны эшкәртү өчен рекомендация-киңәшләр бирелә.

АШЛАМАНЫ БАЛАНСЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

Быел район җитәкчелеге тарафыннан бер гектар мәйдан чәчүлек җиргә 85 килограмм ашлама кертү бурычы куелды. Былтыр уртача 75,5 кг ашлама кертелгән. Ашламаның күп өлешен-51, 5 килограммны азот матдәсе алып тора, ә калган 13-14 килограммы- фосфор һәм калий. Ә агрономик таләпләр буенча 1 өлеш азотка 1,2 өлеш фосфор һәм 0,6 өлеш калий кулланылырга тиеш. Ашлама составында фосфор аз булу уңышның үсешенә тискәре тәэсир итми калмый.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров ““Башак” хуҗалыгында үтәчәк семинар-киңәшмәдә нәкъ менә ашлама куллануны баланслау тәҗрибәсен өйрәтәчәкбез”, диде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International