БРИФИНГТА МӨҺИМ ТЕМА: Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар(ВИДЕО)

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүгенге брифинг "Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр. 2021 елдан кертелгән яңалыклар” темасына багышланды. 
Район Советының киңәшмәләр залында узган брифингта Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева, район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев, журналистлар катнашты.

 Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек  турында Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева чыгыш ясады.
 Актаныш районы эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр һәм агымдагы 2021 елда кертелгән яңалыклар белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурулла улы Нурлыев таныштырды.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Фәрит кызы Мирзашәрипова Актаныш районы  эшмәкәрләренә һәм үзмәшгульләренә, халыкка район социаль яклау бүлеге аша эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен бирелүче ярдәмнәр хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International