“АЛГА” ХУҖАЛЫГЫ ТЕХНИКАСЫ ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНА БАСТЫ

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген техник карауларның чираттагысы “Алга” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.

 

Әзерлек сызыгына куелган 19 трактор, 7 прицепның техник торышын уңай бәяләде Илдус Мәхиян улы. Басу-кырларга чыгачак техника тиешле дәрәҗәдә төзекләндерелгән, документлар буенча хилафлыклар юк.

 

Иртәгә техник карау "Әнәк" агрофирмасына тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International