Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән атналык брифинг берьюлы ике теманы колачлады.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева рәислегендәге брифингта Актаныш районында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, күрсәтелүче ярдәм төрләре, үзгәрешләр хакында сөйләштеләр. Аның эшендә район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев катнашты.
Брифингның икенче өлеше Актаныш районында туберкулез авыруын булдырмау һәм кисәтү юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә багышланды. Теманың нәкъ бүгенге брифингта күтәрелүе юкка түгел – 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Түгәрәк өстәл артындагы фикер алышуга Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Хафизова, Актаныш районы үзәк хастаханәсе табиб-фтизиаторы Рифә Ибраһимова, Актаныш районы балалар табибы Светлана Ендальцева чакырулы иде.