“Ташкын”,“Таң”, “Алга” хуҗалыкларында техник караулар үтте

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары, беренче чиратта район хуҗалыкларында һәм шәхси куллануда булган тракторлар даими игътибар таләп итә. Машиналарның техник торышы бөтен таләпләргә җавап бирергә, алардан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен барлык документлар да тәртиптә булырга тиеш.


Район хуҗалыкларында тракторларга, аларның арбаларына техник караулар үткәрү дәвам итә. Һәр җәмгыятьтә дистәләгән трактор исәпләнә, техник карау нәкъ менә шушы төр техникаларның төзеклеген ачыклаудан башлана да инде.


Беренче чиратта тиешле документлар - техниканың дәүләт теркәве узуы турындагы таныклык, көпчәкле тракторларның иминият полислары, тракторчыларның таныклыгы һәм башкаларга бәя бирелә. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына, ягъни руль идарәсе, тормоз системасы, яктырту приборлары һәм башка узелларның төзеклегенә, шулай ук медицина аптечкасы, авария билгеләре барлыгына игътибар бирелә.


20нче март көнне белгечләр “Ташкын” хуҗалыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникасын энә күзеннән үткәрсә, 22 мартта техник карауларның чираттагысы “Таң” җәмгыятендә гамәлләштерелде. Биредә 22 трактор, 14 арба басу-кырларга чыгарга рәсми төстә рөхсәт алды. 23 март көнне исә  чара “Алга” җәмгыятендә гүтте. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклегенә бәяне район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бирде.

Әзерлек сызыгына куелган 19 трактор, 7 прицепның техник торышын уңай бәяләде Илдус Мәхиян улы. Басу-кырларга чыгачак техника тиешле дәрәҗәдә төзекләндерелгән, документлар буенча хилафлыклар юк.

“Әйтергә кирәк, хуҗалыклар техник карауга әйбәт әзерләнгән. Дөрес, кайбер кимчелекләр бар, аларны тиз арада төзәтү бурычы куелды”, - ди район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов.


Хуҗалыклар техник карауга җитди якын килсеннәр иде. Теге яки бу техникадан файдаланганда тиешле кагыйдәләрне бозу күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Мондый очраклар безнең районда да булгалады, нәтиҗәдә техникага да зыян килде, ә иң аянычы- узган ел авыл хуҗалыгы техникасы катнашында килеп чыккан юл һәлакәтендә бер райондашыбызның гомере өзелде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International