Шахматчылар язгы каникулда да акыл эшчәнлеген туктатмый. Республикакүләм бәйге-ярышларда да көчләрен сыный безнең укучылар һәм җиңүләре белән сөендерә.
Минзәлә шәһәрендә узган 2010 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында дусларча шахмат турнирыннан "Актаныш юниорлары" зур уңышлар белән кайтты.
"Минзәлә оптимистлары"н 18 шахматчыдан торган безнең команда очколар саны буенча күпкә узып, җиңү яулады.
Гомуми нәтиҗәләр буенча малайлар арасында Тимур Шаязданов I , Наил Әхмәтов II, Раяз Хәсәнов III, кызлар арасында Раяна Латыпова I, Регина Бакирова II, Рәмилә Әхәтова III урын яулады. Остазлары – Татарстанның Атказанган спорт осталары Фәһим Галимов, Илдар Имамов.