Ни генә дисәгез дә, халык үзешчән сәнгать коллективлары смотр концетларын аеруча якын итеп, яратып тамаша кыла. Татар Суыксуы җирлегендә бу аеруча ачык чагыла кебек – һәр ел саен әлеге мәдәни чарада залда алма төшәрлек тә урын калмый.
Суыксулылар гына түгел, якын-тирә авыллардан килүчеләр дә шактый була биредә. Шулай булмый ни! Берничә авыл җирлегенең “асылташларын” бер сәхнәдә кайчан күрәсең ди әле! Һәр чыгышны алкышлар белән каршы ала тамашачы, алкышлар белән озатып кала. Ник бер кеше залдан концерт тәмамланмый чыгып китсен дә, ник берсенең кесә телефоны шалтырап тынычсызласын – халык мөкиббән китеп сәнгать “шәрәбен эчә”.
23 март көнне Татар Суыксуы мәдәният йорты сәхнәсен хуҗалар белән беррәттән Чалманарат һәм Татар Ямалысы җирлекләре үзешчәннәре тотты. Моңлы җырларны – дәртле биюләр, дәртле биюләрне – гармун моңнары, гармун моңнарын – нәфис сүзләр, нәфис сүзләрне халык уен кораллары ансамбльләре чыгышы алыштырып кына торды. Ике сәгатькә сузылган моң бәйрәме бер сулышта үтте.
Үзешчәннәр өчен халык белән беррәттән җирлек башлыклары да җан атып торды. Өч җирлек башлыгы да концертны үзгә бер дулкынлану, горурлану хисе белән күзәтте. Чыннан да, авылдашларны бергә туплый торган олы бәйрәм инде ул Актаныш районында ел саен гөрли торган смотр. Аның абруе да, кодрәте дә көчле – төрле һөнәр ияләрен сәхнәгә күтәрергә, аларны бөтенләй икенче яктан ачарга сәләтле бит ул.
Татар Суыксуы җирлегенең сәхнә ветераннары үз чыгышлары белән бер таң калдырса, Татар Ямалы мәктәбе директоры Гөлназ Фәйрушинаның җырлавы үзе бер могҗизага тиң иде. Өстәвенә, мәктәп укучылары да мәдәният дөньясына ныклы адымнар белән күтәрелеп килә. Ә мәдәният хезмәткәрләренең үзләре адресына нинди мактау сүзләре юлласак та, аз булачак. Бүгенге көндә алар авылларның кояшы да, ае да!