БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА: 24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне(+ВИДЕО)

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген район Советының киңәшмәләр залында узган брифинг 24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды.
Брифинг эшендә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова, Актаныш районы үзәк хастаханәсе табибы-фтизиатр Рифа Сәньяф кызы Ибраһимова, Актаныш районы педиатры Светлана Геннадьевна Ендальцева һәм журналистлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International