ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: ЧУЛПАН ШӘРИПОВА "ТУГАН ТЕЛ" КОНКУРСЫ ЛАУРЕАТЫ!

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

 Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы уздырылды.  

      Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап лауреат исеменә лаек булды.

      Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

       Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия төбәкләреннән 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.

       Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия төбәкләреннән туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International