ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

22-25 март көннәрендә Казан шәһәренең  “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге  Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган "Җиңү" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы үтте.

 Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты директорының хәрби-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Д.М., физкультура укытучысы Гареев З.Р. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 14 команда арасында гомуми III урынны яулады, Диплом, кубок белән бүләкләнде, ә һәр катнашучы командир сәгатьләре алды.

Шәхси казанышларда Данилова Валерия "Аркада ятып алга таба иелү" конкурсында I урынны алды, Салихов Мансур III урынны "Чаллы йөгереше 10*10 м" бәйгесендә яулады. Котлыйбыз!

22 март көнне И.Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе базасында «Батырлыкка яшәргә!» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. 

      Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән туры элемтәдә аралашты. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев, Минзәлә районы урманчылыгының Актаныш районы участогы урманчылары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Төп сөйләшү урман хуҗалыгы эшчәнлеге, Актаныш районы җирлекләрен яшелләндерү, урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре булды.

        Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл башлыкларыннан янгын чыга калса, нинди телефон номерына шалтыратырга кирәклеген сорагач, бермәл җитәкчеләр аптырашта калды. Райондагы 103нче санлы янгын сагы хезмәтенә туры элемтәгә чыгу өчен 3-12-30 номерын җыярга кирәк. Ә бердәм коткару хезмәтенең номеры-112. Бу хакта халыкка белешмәләр(памяткалар) таратфырга кирәклеген Энгель Фәттахов кат-кат ассызыклады.

         103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе  урынбасары Мияссәр Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына авыл халкын янгыннардан саклау, шәхси йортларга янгын турында хәбәриткечләр урнаштыруда ярдәм сорады.

26 март көнне “Башак” хуҗалыгында районкүләм семинар үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш зоотехниклар, машина-трактор паркы мөдирләре, ветеринарлар чакырулы иде.

Бүген “Башак” хуҗалыгының амбар территориясендә баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре, хезмәтне саклау инженерлары, агулы препаратлар белән эшләүчеләр өчен махсус укулар үтте.

Бүген Актанышта  яшәүчеләр  үзләренең  ВИЧ-статусын билгеләү өчен бушлай аноним тест узу мөмкинлегенә ия. Күчмә  тест-мобиль үзәк хастаханә ишегалдында хезмәт күрсәтә.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән  Актаныш районы арасында 2021 елда  урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, урманчылыклар җитәкчеләре-урманчылары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

          Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән 24 форма-киңәшмә узды.

          Авыл җирлекләренең терлекчелек күрсәткечләре белән 24 нче форма-киңәшмәдә Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Дәүләткә сөт сату кимегән җирлек башлыклары ике ут арасында. Рейтингның югары баскычына эләгү өчен генә халыктан сөтне дәүләткә очсыз бәядән саттырып булмый. Уйланырга урын бар. 

       24нче форма-киңәшмәдә иң күп терлек асраучы, терлекчелек продукциясе җитештерүдән иң күп табыш алучы авыл халкы ачыкланды. Җиңүче булып Аеш җирлеге танылды, авыл башлыгы Дилүс Әхәтовка район башлыгы Энгель Фәттахов җиңү символы- Ат сыны тапшырды. Аеш җирлегендә 148 хуҗалык бар. Февраль аенда 353 килограмм сөт сатылган, бер хуҗалыкка исәпләгәндә акча кереме  5486 сумны тәшкил итә. Сөтне 23 сумнан Кировтагы сөт комбинатына тапшыру оештырылган. Бу бәя- районда иң югарысы.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Февраль ае йомгаклары буенча “Башак” хуҗалыгы, “Чишмә” һәм “Әнәк” агрофирмалары рейтингта алдынгы позициядә. Әмма узган ел белән чагыштырганда бу хуҗалыкларда ит җитештерү кимегән. Шулай итеп алдынгылык билгесе булган Ат сыны хуҗасыз калды.

         “Башак” хуҗалыгындагы бүгенге күргәзмә –семинар хәзерге заман хуҗалыгының нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Хуҗалыкка җитәкче булып узган ел Илүс Ярмиев килгән иде. Хуҗалыкның уңышлары белән танышу яңа җитәкченең бер еллык эшчәнлегенә хисап рәвешен алды. Районның башка хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш механиклар машина-торактор паркындагы, орлык складларында, тегермәндә, яңа төзелгән һәм төзелеп килүче терлекчелек торакларында булып, яңалыкларны үз күзләре белән күреп тел шартлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International