Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә узган 24нче форма-киңәшмәдә февраль ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов хуҗалыкларның терлекчелектәге акча кеременә анализ ясады, республика рейтингында район хуҗалыкларының уртача хезмәт хакы кызыл зонада, бу урынлы борчу уята.
Идарәнең терлекчелек буенча белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова район хуҗалыкларының терлек баш саннары буенча тулы картинаны ачып бирде. Ни кызганыч, хайваннар үлеменә юл куелган. Гадәттәгедән салкынрак килгән кыш фасылы гаеплеме моңа, әллә башка сәбәпләр бармы?
ТР терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсенең Актаныш районындагы хезмәте җитәкчесе Айрат Мөхәммәтдинов үз чыгышында өметләнерлек саннар әйтте анысы, быел 2550 баш тана-сыер каплатылды, бу узган елга караганда 103 башка күбрәк.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров терлекләрне авыруга, үлемгә китергән сәбәпләрне ветеринар таләпләр үтәлмәү белән бәйләп аңлатты.
Февраль ае йомгаклары буенча “Башак” хуҗалыгы, “Чишмә” һәм “Әнәк” агрофирмалары рейтингта алдынгы позициядә. Әмма узган ел белән чагыштырганда бу хуҗалыкларда ит җитештерү кимегән. Шулай итеп алдынгылык билгесе булган Ат сыны хуҗасыз калды.