Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Актаныш районы арасында 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, урманчылыклар җитәкчеләре-урманчылары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.
Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең сәламләү сүзендә ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге белән урман янгыннары килеп чыгуга юл куймас өчен үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. "Янгыннар язгы кыр эшләре вакытында аеруча куркыныч тудыра. Без моңа юл куймау юнәлешендә комплексы эш алып барачакбыз", - дип ассызыклады ул.
Төп доклад белән "Минзәлә урманчылыгы"ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады.
Киңәшмәгә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. "Киләсе чорда Гражданнар, учреждениеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бу бигрәк тә урман янындагы территорияләрне, коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, буран калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка ягулык материалларыннан, янгынга каршы минераль полосадан чистарту өлешендә таләпләрне үтәүгә кагыла", - дип билгеләп үтте министр.