СӨТНЕ ДӘҮЛӘТКӘ САТАРГАМЫ, ӘЛЛӘ КҮРШЕГӘМЕ? (+ВИДЕО)

2021 елның 26 марты, җомга

          Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән 24 форма-киңәшмә узды.

          Авыл җирлекләренең терлекчелек күрсәткечләре белән 24 нче форма-киңәшмәдә Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Дәүләткә сөт сату кимегән җирлек башлыклары ике ут арасында. Рейтингның югары баскычына эләгү өчен генә халыктан сөтне дәүләткә очсыз бәядән саттырып булмый. Уйланырга урын бар. 

       24нче форма-киңәшмәдә иң күп терлек асраучы, терлекчелек продукциясе җитештерүдән иң күп табыш алучы авыл халкы ачыкланды. Җиңүче булып Аеш җирлеге танылды, авыл башлыгы Дилүс Әхәтовка район башлыгы Энгель Фәттахов җиңү символы- Ат сыны тапшырды. Аеш җирлегендә 148 хуҗалык бар. Февраль аенда 353 килограмм сөт сатылган, бер хуҗалыкка исәпләгәндә акча кереме  5486 сумны тәшкил итә. Сөтне 23 сумнан Кировтагы сөт комбинатына тапшыру оештырылган. Бу бәя- районда иң югарысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International