Максат – нәтиҗәләрне тагын да яхшырту

2021 елның 26 марты, җомга

26 март көнне “Башак” хуҗалыгында районкүләм семинар үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш зоотехниклар, машина-трактор паркы мөдирләре, ветеринарлар чакырулы иде.


Семинарның көнүзәгенә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе куелган иде – хуҗалык рәисләре, белгечләр белән әлеге мөһим кампания буенча сөйләшү җитди булды.
Чара барышында “Башак” хуҗалыгының еллык эшчәнлегенә дә бәя бирелде.

Хуҗалыкның игенчелек, терлекчелек тармаклары каралды, гомуми күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне биләп килгән җәмгыять җитәкчесе Илүс Ярмиев алга куелган максат-бурычларга тукталды.


Быел “Башак” тәүлеклек савымны 20 тоннага җиткерергә ниятли. Әлеге юнәлештә системалы эш алып барыла. “Хуҗалыктан керем алам дисәң, беренче чиратта малларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк”, - ди рәис.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International