“Башак” хуҗалыгындагы бүгенге күргәзмә –семинар хәзерге заман хуҗалыгының нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Хуҗалыкка җитәкче булып узган ел Илүс Ярмиев килгән иде. Хуҗалыкның уңышлары белән танышу яңа җитәкченең бер еллык эшчәнлегенә хисап рәвешен алды. Районның башка хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш механиклар машина-торактор паркындагы, орлык складларында, тегермәндә булып яңалыкларны үз күзләре белән күреп тел шартлаттылар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Башак” тагы уңай үзгәрешләр өчен Илүс Индус улына рәхмәт белдерде, “Инде терлекләрдәге лейкозны да юк дәрәҗәсенә илтеп җиткерегез, юлыгыз дөрес, сез моны булдырырсыз!”,-диде район башлыгы.
Илүс Ярмиев үзе дә бу тенденцияне беренчел күрә, продукция алуда алдынгылыкка чыгу белән беррәттән, терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуны алмаксат итеп куя.